11 мартта Бауман урамында үткән пикетта ТИҮ активисты Рәис Хәбиров Татарстан парламенты депутатларына атап "Татарстан Дәүләт шурасы депутатлары! Русия Конституциясе реформасын хупламагыз!Татарстанда татар һәм урыс телләрен дәүләт телләре итеп раслаган норматив нигезләмәне таныгыз!" дигән урыс телендә язылган шигар күтәреп торды.
Хәбиров Азатлыкка, Русия Конституциясендәге үзгәрешләрдә бары урыс халкы гына дәүләт коручы халык дип язылган, бу дөрес түгел, Русиянең 25 процент халкы урыс булмаган халыклар, аларның да дәүләт коручы халык дип аталырга хакы бар, диде.
Аның сүзләренчә, Русия Конституциясенә урыс халкын дәүләт коручы халык итеп күрсәтеп, башка халыкларны юкка чыгарырга телиләр.
"Татарларның милли мәгарифен бетерделәр, милли университет юк. Хәзер инде татарларны да һәм урыс булмаган башка халыкларны да тулысынча юкка чыгарырга телиләр.
Русия Конституциясенә үзгәрешләр кабул ителә икән, ул вакытта урыс халкы Русиядәге урыс булмаган халыклар өчен "өлкән туган" кебек булачак.
12 мартта Татарстан парламенты утырышында депутатларыбыз Русия Конституциясендәге үзгәрешләрне тикшерәчәк һәм алар бу үзгәрешләрне кабул итергә тиеш түгел”, диде ул.
Пикетчы фикеренчә, конституция үзгәрешләре Русиянең федерация статусын бетереп, Татарстанның болай да аз калган мөстәкыйльлеген тулысынча юкка чыгарачак.
"Яңа Конституция Русияне унитар дәүләткә әйләндерәчәк. Без шулай итеп диктаторлыкка таба юл тотачакбыз. Русиянең конституция реформасы аркасында Татарстан Конституциясе дә үзгәрәчәк. Чөнки аңа Русия Конституциясенә карап үзгәрешләр кертәчәкләр. Иң беренче итеп Татарстан президенты исемен алып атачаклар.
Нәтиҗәдә Татарстан губерна булачак. Әлегә дәүләт теле булып саналган татар теле дә Татарстанның яңа Конституциясендә урын алмаячак”, дип белдерде.
Рәис Хәбиров бүгенге пикетта таләп ителгән шигарьне күтәреп иртәгә дә, 12 мартта узачак Татарстан парламенты утырышы көнне дә пикет уздырачакларын әйтте.
Русия Конституциясенә Русия президенты Владимир Путин тәкъдиме белән әзерләнгән үзгәрешләр өлгесендә урыс халкына "дәүләт коручы" статусын бирү каралган. Белгечләр бу урыс булмаган халыкларны килмешәккә тиңләү була, азчылык халыкларны кимсетәчәк дип саный. ТИҮ, Дөнья татар яшьләре форумы, күренекле җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова Русия Конституциясенә тәкъдим ителгән милләт һәм дингә кагылышлы үзгәртүләргә кискен каршы булып мөрәҗәгатьләр чыгарды.