Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия думасы Конституциядә "дәүләт коручы халык теле" төшенчәсен икенче укылышта хуплады 


Русия думасы утырышы
Русия думасы утырышы

Бүген Русия думасы Конституциягә кертеләчәк үзгәрешләрнең күпчелеген икенче укылышта хуплады.

Хупланган үзгәрешләр арасында урыс теленең дәүләт коручы халык теле итеп билгеләү һәм республикаларның үз милли телләренә дәүләт статусы бирү хокукы турында да бар. Дума утырышы турыдан-туры транслацияләнде.

Моннан тыш Конституциядә "бог" сүзен телгә алуны, никах дип ир һәм хатын-кыз берлеген теркәп кую да хупланды.

Шулай ук элекке президентларга гомерлек сенатор булу мөмкинлеге бирү турындагы үзгәреш тә икенче укылыштан узган.

"Балалар – илнең төп байлыгы” дигән гыйбарә белән бәйле маддәне депутатлар кире какты.

Конституциягә үзгәрешләр кертү турындагы канун өлгесе өченче укылышта 11 мартта каралачак. Аннары ул Федерация шурасына җибәрелә.

Үзгәрешләргә тавыш бирү көне дип 22 апрель билгеләнгән. Ул ял көн булачак.

XS
SM
MD
LG