Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дональд Трамп 9 майда Мәскәүгә килмәячәк


Владимир Путин һәм Дональд Трамп
Владимир Путин һәм Дональд Трамп

АКШ президенты Дональд Трамп 9 майда Җиңү бәйрәме тантаналарына килмәячәк, аның урынына югары дәрәҗәле бүтән түрәләр тәкъдим ителәчәк.

АКШ президенты Дональд Трамп 9 майда Мәскәүдә Җиңүнең 75 еллыгында катнашмаячак. Бу турыда журналистларга Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песков белдергән.

Аннан бераз алда Трампның Русиягә Җиңү бәйрәменә килмәячәге хакында Коммерсантъ хәбәр иткән иде.

Газета мәгълүматынча, Америка рәсмиләре Җиңүнең 75 еллыгына багышланган тантаналы чараларга бик югары дәрәҗәдәге вәкилләрен җибәрәчәкбез дип вәгъдә иткәннәр. Вашингтон берничә югары вазифадагы вәкиленең исемнәрен Русиягә тәкъдим иткән, хәзер аларның катнашу ихтималы карала диелә.

Соңгы елларда Русиягә Икенче дөнья сугышында җиңүне бәйрәм итәргә чит илләрнең җитәкчеләре килми диярлек. 2019 елда чит ил лидерлары чакырылмаган булса да, Казакъстан президенты Нурсолтан Назарбаев кунакка килде. 2018 елда тантаналы чарада Израил премьер-министры Биньямин Нетаньяху һәм Сербия президенты Александр Вучич катнашты, 2017 елда Молдавия президенты Игорь Додон килде. Узган елның көзендә АКШ президенты Дональд Трамп 9 май бәйрәмнәренә Мәскәүгә килергә теләвен белдергән булган. Путин Трампның бу теләген “дөрес адым” дип бәяләгән.

ТАСС журналисты белән әңгәмәсендә Путин Мәскәүгә Җиңүнең 75 еллыгын билгеләп үтәргә элек Һитлерга каршы коалициягә кергән илләрнең лидерлары килергә тиеш дип белдергән иде. Аның фикеренчә, килми калу “эчке сәясәт һәм әхлак ягыннан” дөрес түгел. Ул шулай ук тантаналы чараларга Коллектив иминлек килешүе оешмасы (ОДКБ) илләре җитәкчеләре дә килергә тиеш дип саный. Бу оешмага, Русиядән кала, Әрмәнстан, Беларус, Казакъстан, Кыргызстан, Таҗикстан керә.

Элегрәк Русия президенты ярдәмчесе Юрий Ушаков Мәскәүдә Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итәргә киләчәген 17 илнең җитәкчесе раслады дип белдергән иде. Ушаков сүзләренчә, бу кешеләр арасында Франция президенты Эммануэль Макрон, Һиндстан премьер-министры Нарендра Моди, Болгария президенты Румен Радев бар.

XS
SM
MD
LG