Accessibility links

Кайнар хәбәр

Айрат Дилмөхәммәтов тагын 30 тәүлеккә сак астында калдырылды


Айрат Дилмөхәммәтов мәхкәмә утырышында
Айрат Дилмөхәммәтов мәхкәмә утырышында

Башкортстанның Югары мәхкәмәсе Дилмөхәммәтов эшенең катлаулы булуы сәбәпле аны чикләүнең башка ысулларын кулланып булмауны белдерә.

Башкортстанның Югары мәхкәмәсе башкорт сәясәтчесе һәм публицисты Айрат Дилмөхәммәтовның сак астында тоту вакытын тагын 30 тәүлеккә озайту турында карар чыгарды. Мәхкәмә утырышы сишәмбе булды.

Элегрәк Уфаның Киров районы мәхкәмәсе Дилмәхәммәтовны 6 марттан 14 мартка кадәр сак астында калдыру турында карар чыгарган иде. Дилмөхәммәтов 2019 елның 14 мартында тоткарланды. Русиянең җинаять-процессуаль кодексына ярашлы, аны бер елдан да озаграк вакытка сак астында калдыруны Югары мәхкәмә хәл итә.

Дилмөхәммәтовның сак астында тоту вакытын озайту турында үтенечкә Башкортстан прокуроры урынбасары Виктор Логинов кул куйган. Документта прокуратура һәм мәхкәмә Дилмөхәммәтов эшен тыңларга әзерләп җиткерсен өчен шул кадәр вакыт кирәк булуы әйтелә. Гаепләү вәкиле Руслан Галимов сүзләренчә, эш якын арада мәхкәмәгә тапшырылачак.

“Дилмөхәммәтов төзәлү юлына басмады, җинаятьчел эшчәнлек алып баруын дәвам итте, чөнки ул үзенең гамәлләрен канунга каршы килә дип санамый. Иреген чикләү туктатылса, ул һичшиксез экстремистлык, террористлык юнәлешендә һәм Русия мәнфәгатьләренә каршы эшчәнлеген дәвам итәчәк. Ул үзенә белдерелгән гаепләүләрнең җинаять булмавына нык инанган”, дигән Галимов.

Дилмөхәммәтов һәм аның адвокаты прокуратураның бу үтенечен “канунга каршы килгән” һәм “бөтенләй нигезсез” дип атаган.

Айрат Дилмөхәммәтов чыннан да үзенең бернинди дә канунга каршы гамәлләр кылмавын белдергән. “Мин сәяси эшчәнлек белән шөгыльләнәм. Башта ук әйтеп куйдым: мин республика җитәкчесе вазифасына сайланырга җыенам, республикада президент вазифасын торгызачакмын, яңа федератив килешү булдыру тәкъдиме белән чыгачакмын. Менә шушы инде миңа карата эш ачылу сәбәбе. Мин чыннан да эшчәнлегемне дәвам итәчәкмен, ләкин ул “канунсыз” түгел, ә канунга ярашлы, сәяси эшчәнлек, мин ул эшчәнлекне дәүләтебезнең Конституция нигезләрен саклап калу өчен алып барам”, дигән Дилмөхәммәтов чыгышында.

Адвокат Алексей Захаров белдергәнчә, аеруча авыр җинаять очрагында гына кешене 12 айдан да артык сак астында тоту каралган. Дилмөхәммәтовны биш төрле җинаятьтә гаеплиләр, шулар арасында икесе авыр, өчесе уртача авырлыкта дип санала. “Аеруча авыр җинаять кылуда ул гаепләнмәде. Бу очракның ниндидер гадәттән тыш булуы хакында да прокурор белдерүе булмады”, дип аңлаткан адвокат.

Хөкемдар Ирек Сәетов Айрат Дилмөхәммәтовны 2020 елның 14 апреленә кадәр сак астында калдыру турында карар кабул иткән. Дилмөхәммәтовны аеруча озак вакытка сак астында тотуның сәбәбен ул җинаять эшен тикшерүнең катлаулы булуы белән аңлаткан.

Алексей Захаров Башкортстан Югары мәхкәмәсенең карары Түбән Новгородтагы Дүртенче гомуми юрисдикциядәге апелляция мәхкәмәсендә шикаять ителәчәген белдергән.

Айрат Дилмөхәммәтов 2019 елның 15 мартында кулга алынды. Аны Русиянең бербөтенлеген бозуга юнәлгән гамәлләр кылырга чакыруда (Җинаять кодексының 280.1 маддәсе) гаепләделәр.

2019 елның апрелендә Русиянең “Мемориал” хокук яклау җәмгыяте Айрат Дилмөхәммәтовны сәяси тоткын дип таныды.

2019 елның маенда Айрат Дилмөхәммәтов үзенә рухи, матди һәм мәгълүмати ярдәм сорап Русия һәм дөнья җәмәгатьчелегенә мөрәҗәгать итте.

XS
SM
MD
LG