Accessibility links

Кайнар хәбәр

Коронавирус сәбәпле Super Tatar һәм Juna төркемнәренең Европадагы концертлары булмаячак


Super Tatar төркеме
Super Tatar төркеме

Super Tatar Rhythm & Ethno музыкаль төркеменә Болгария һәм Германиядә, Juna төркеменә Прагада концертларын уздырмаска киңәш ителгән.

Татар этник музыкасы башкаручы Super Tatar Rhythm & Ethno Band төркеменең Европа туры коронавирус сәбәпле өзелә. Татарстанның мәдәният министрлыгы музыкантларга Европага бармаска киңәш биргән. Super Tatar Rhythm & Ethno Band концертлары 27 мартта Майнадагы Франкфуртта, 28 мартта Болгария башкаласы Софиядә һәм 29 мартта Берлинда узарга тиеш булган.

Музыкаль төркемнең Казандагы концерты да узмаячак, чөнки Super Tatar Rhythm & Ethno Band төркеме музыкантларының бер өлеше чит илдә яши. Казандагы концерт төркемнең Европа турын ачып җибәрергә тиеш була. “Кызганычка каршы, төркемнең Европага сәфәре булмый калу сәбәпле, без аның Казандагы концертын да уздырмаска мәҗбүрбез” диелгән Yummy Music продюсерлык үзәгенең рәсми белдерүендә.

Шулай ук Казанда иҗат итүче Juna Band төркеменең дә Европадагы концерты уздырылмаячак. Ул 30 мартта Чехия башкаласы Прагада үтәргә тиеш иде.

12 мартта шулай ук Бакыда узасы Ваһапов фестивале концерты коронавирус сәбәпле кичектерелгәне билгеле булды.

Моннан тыш татар теле һәм әдәбиятыннан халыкара олимпиада да әлегә уздырылмаячак.

XS
SM
MD
LG