Бүген Татарстан икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов республикадагы икътисад торышына бәя бирде. Бу хакта ул хөкүмәт йортында журналистлар белән очрашуда сөйләде. Министр сүзләренчә, хәзер Татарстан хөкүмәте җитештерүче оешмаларның хәлен күзәтеп бара һәм шуннан чыгып алга таба эш планы корылачак.
"План нигезендә предприятиеләрнең финанс-хуҗалык эшчәнлеген оператив күзәтү бара. Предприятиеләр тарафыннан бүгенге хәл буенча гына түгел, фаразлар да ясала. Шуннан чыгып хәзерге хәлгә бәя биреләчәк һәм тиешле карарлар кабул ителәчәк.
Татарстан эшмәкәрлегенә ярдәм итү чаралары анализлана. Кирәк дип табылса, финанс яктан турыдан-туры ярдәм итү эшенә төзәтмәләр кертеләчәк", диде Шаһиәхмәтов.
Икътисад министры төгәл фаразлар ясамады, ләкин республика үсешенең төрле юлы карала дип белдерелде.
"Әле озак вакыт узмады. Без финанс, глобаль һәм нефть базарын күзәтеп торабыз. Шуңа да 2020 елда республикада төрле үсеш юлларын карыйбыз", диде министр.
Татарстанда барлык республика програмнары, илкүләм проектлары кысаларында эшләр тормышка ашырыла, ресурслар җитә дип тә өстәде ул.
"Бәяләр күтәрелүендә кискен үзгәрешләр күзәтелми", диде министр һәм аерым киңәшләр дә бирде.
"Коткыга бирелмәскә кирәк. Аерым төр тауарларны күпләп сатып алмаска. Илдә мондый хәлләр булды инде. Бюджетта салынган барлык социаль бурычлар да үтәләчәк. Илнең, республиканың тәҗрибәсе зур. Иминлек мендәре бар һәм ул шушындый вакыйгаларга исәпләнгән", диде Шаһиәхмәтов.
"Моңа кадәр Русия хисап пулаты рәисе Алексей Кудрин Русия тулы җитештерү күләме (ВВП) үсеш күрсәтмәскә, яки кимергә мөмкин диде. Сезнең моңа мөнәсәбәтегез?" дигән сорауга Шаһиәхмәтов:
"Хәзер бик күп белгечләр төбәк һәм илнеңтулы җитештерү күләме үсеше кими дип үз бәяләрен бирә. Барлык фаразлар да аерым саннарга нигезләнергә тиеш. Без предприятиеләрнең бүгенге торышын гына күзәтеп калмыйбыз, ә алар белән аерым фаразлар да ясыйбыз. Аннан тиешле нәтиҗәләр ясарбыз" дип чикләнде министр.