Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан мөфтияте күмәк намазлар вакытын кыскартырга киңәш бирде


Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин
Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин

Татарстан мөселманнары Диния назәрәте коронавирус таралу шартларында мөселманнарга үз-үзләрен тоту хакында киңәшләр исемлеген чыгарды.

Коронавирус куркынычы булу сәбәпле, Татарстан мөфтияте мөселманнарның мәчетләрдә күмәк намазда булу вакытын кыскартырга киңәш бирә. Бу турыда Татарстан Диния наззәрәтенең сайтында дөнья күргән документта әйтелә.

“Имамнарга киңәшләр: азан һәм икамәт арасында аралыкны мөмкин булганча кыскартырга; Ураза, Корбан бәйрәмнәре вакытында бәйрәм хөтбәсе вакытын кыскартырга; мөселманнарга эпидемия вакытында үз-үзләрен ничек тотарга икәнен аңлатырга” диелгән документта.

Мөселманнарга Татарстан мөфтияте коронавирус таралган илләргә бармаска киңәш итә. Шулай ук тән чисталыгын кайгыртырга, ютәлләгәндә һәм төчкергәндә авызларын капларга, бүлмәдәге һаваны вакыт-вакыт җилләтеп торырга, якыннары сәламәтлеге өчен җаваплы булырга, Ходайдан бөтен мөселманнарның гөнаһын кичерүен һәм иминлек сорарга, ә инде авыру билгеләре сизгән очракта кичекмәстән табибларга мөрәҗәгать итәргә, кеше күп җыелган урыннарга бармаска киңәш ителә.

XS
SM
MD
LG