Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чәкчәк Литваның матди булмаган мирасы дип танылды


Сабантуй белән беррәттән татарның милли ризыгы да Литвада дәүләт тарафыннан яклана торган мирас статусына ия булды.

Татар халкының милли ашы чәкчәк Литваның матди булмаган мирасы исемлегенә кертелде. Бу хакта Висагинас шәһәре татар җәмгыяте рәисе Зилә Кәримова хәбәр итте.

Татар чәй ашы белән халыкны таныштыру һәм аңа таныклык тапшыру тантанасы Вильнюсның ратушасында 13 мартта узарга тиеш иде. Ләкин коронавирус сәбәпле чара булмый калды.

Узган елның язында Литваның Висагинас шәһәрендә ел саен уздырыла торган Сабантуй бәйрәме дә илдәге матди булмаган мәдәният мирасы исемлегенә кертелгән иде. Литвада беренче татар Сабантуе 22 ел элек нәкъ менә Висагинаста узган булган.

Әйтергә кирәк, Русиядә Татарстанның беренче президенты Миңтимер Шәймиев озак еллар дәвамында татар Сабантуен ЮНЕСКО дөнья мәдәни мирасы исемлегенә кертүгә ирешә алмый, чөнки Русия моңа мөмкинлек бирә торган конвенцияне кабул итүдән баш тарта.

Литва парламенты (сеймы) 2021 елны Литва татарлары тарихы һәм мәдәнияте елы дип игълан итте. 2011 елда узган җанисәп нәтиҗәләренә караганда, Литвада 3 мең татар гомер итә. Татарлар элек бу якларга Витаутас кенәз чакыруы белән килгән. Совет берлеге елларында Литваның татар җәмгыяте атом электр станциясен эшләтеп җибәрүче һәм аңа хезмәт күрсәтүче белгечләр-инженерлар белән тулылана. Клайпеда һәм башка шәһәрләрдә дә татарлар урнашып кала, болар диңгезчеләр һәм хәрбиләр була. Литвада татарлар Вильнюс һәм Алитус районнарында тупланып яши. Илдә Литваның татар җәмгыятьләре берлеге бар. Литвада дүрт мәчет, берничә фольклор ансамбле эшли. Висагинас шәһәрендә ике дистә ел рәттән Сабантуй уздырылып килә, монда шулай ук татар якшәмбе мәктәбе дә эшли.

XS
SM
MD
LG