Accessibility links

Кайнар хәбәр

#МЕТРОПИКЕТ Мәскәүдә Путинга каршы пикетлар уздырды


Мәскәүдәге пикет
Мәскәүдәге пикет

#МЕТРОПИКЕТ хәрәкәте Мәскәү үзәгендәге бульварлар боҗрасы буйлап тезелгән ялгыз пикетлар сериясе уздырды.

“Путин мәңге идарә итү өчен хакимиятне үзләштерергә карар кылган. Бөтен үзгәрешләр бары тик аңа президентлыкка дәгъва кылу өчен конституцион булмаган тагын ике срокка хокук бирү өчен язылды”, диелгән #МЕТРОПИКЕТ хәрәкәте пикетларының Facebook сәхифәсендә.

“Үзгәртүләр кабул ителгәннән соң, президент Конституция һәм Югары суд мәхкамәләренең вәкаләтләрен туктата алачак, хакимият башкача фикерләүчеләрне эзәрлекләүне дәвам итәчәк, яңадан яңа сәяси тоткыннар барлыкка киләчәк”, дип аңлата оештыручылар. Алар Кремльне бульвар боҗрасына алырга, халык Путинның мәңгелек идарә итүенә каршы булуын күрсәтергә чакырды.

Гоголь, Никитский, Тверской, Страстной, Петровский, Рождественский, Сретенский, Чистопрудный, Покровский и Яуза бульварлары - барлыгы унлап бульварда Владимир Путинның тагын да президент булып сайлануына каршы пикет чиратлары узды. Кичке җидедә башланып, бер сәгать дәвам итәргә тиешле пикетлар сәгать ярым дәвам итте - бульварларның тышкы ягындагы тротуар читенә узып баручы машиналар агымына йөз белән тезелгән пикетчылар “Ул безгә патша түгел”, “Путинга каршы булсаң, сигнал бир”, “Путинсыз Русия” һ.б. плакатлар күтәреп тордылар. Ява башлаган көчле яңгырга карамастан, алдан игълан ителгәнчә, илле метрлап ара калдырып, активистлар үзәкне боҗрага алды.

XS
SM
MD
LG