Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Татспиртпром"ның элекке җитәкчесе Ирек Миңнәхмәтов вафат


Ирек Миңнәхмәтов
Ирек Миңнәхмәтов

Миңнәхмәтовның хәле спорт залында шөгыльләнгәндә начарайган, табиблар коткарып кала алмаган.

Казанда эшмәкәр, "Татспиртпром" ширкәтенең элекке җитәкчесе Ирек Миңнәхмәтов вафат булган. Әлеге хәбәрне ширкәтнең матбугат хезмәте раслады дип яза "Татар-информ".

Хәбәр ителүенчә, Миңнәхмәтовның хәле спорт залында шөгыльләнгәндә начарайган. Аны тиз арада хастаханәгә китергәннәр, ләкин коткарып кала алмаганнар.

Беренчел мәгълүматларга караганда, эшмәкәр үлеменә өзелеп киткән тромб сәбәп булган.

Ирек Җәүдәт улы Миңнәхмәтов 1980 елның 25 декабрендә Казанда туган. Арча педагогика көллиятен, Казан дәүләт финанс-икътисад институтын (2003), Казан дәүләт университетының юридик факультетын (2008) тәмамлаган.

2000-2010 елларда "Чыңгыз хан" ширкәте мөдире, 2008-2010 елларда Казан шәһәр думасы депутаты, 2010-2012 елларда "Татспиртпром" ширкәте мөдире урынбасары, 2012-2015 елларда "Татмедиа" агентлыгы җитәкчесе, 2015-2020 елларда "Татспиртпром" ширкәте мөдире булган, Татарстанның пейнтбол федерациясен җитәкләгән.

XS
SM
MD
LG