Accessibility links

Кайнар хәбәр

Коронавирус аркасында быел Вашингтонда Сабантуй булмый


Вашингтонда былтыргы Сабантуй бәйрәме
Вашингтонда былтыргы Сабантуй бәйрәме

Вашингтон Сабантуена багышланган Facebook битендә белдерү чыкты.

"Коронавирус таралу аркасында һәм хакимият күргән чаралардан соң TatarDC оешмасы 2020 елның Сабантуй бәйрәмен соңрак вакытка кичектерергә карар кылды. Безнең мәхәллә өчен сәламәт калу һәм вирусның таралуына юл куймау бик мөһим", дип язылган оештыручылар хәбәрендә.

Бу бәйрәмгә әзерлек эшләре кыштан бирле алып барылган булган. Парктагы урын февраль аенда алып куелган, Сабантуйда чыгыш ясау өчен артистлар белән сөйләшүләр алып барылган. Бу хакта Сабантуйга багышланган Facebook битендә февраль аенда язылган белдерүләрдә әйтелә.

Сабантуй 19 апрель көнне үтәргә тиеш иде.

Шулай ук 30 майда Чикагода Сабантуй уздыру планлаштырылган. Җирле татар оешмасы җитәкчесе Азатлыкка әйткәнчә, аның уздырылуы-уздырылмавы әлегә билгесез.

Үткән ел бәйрәм 28 апрельдә узды. Бәйрәмгә гадәттә җирле татарлар гына түгел, ә Пенсильвания, Массачусетс, Нью-Йорк, Вирджиния, Нью-Джерси, Оһайо һәм башка штатлардан да милләттәшләр һәм аларның дуслары килә. Былтыр 200ләп кеше җыелды.

Сабантуйны Ураза аенә кадәр үткәрергә тырышалар, шуңа ул язгы айга туры китереп әзерләнә башлаган иде.

Соңгы арада АКШ хакимиятләре коронавирус таралуын туктату өчен мөмкин кадәр өйдән эшләргә, җитди сәбәпсез урамга чыкмаса, күп кеше җыелган җиргә бармаска чакырып тора. Спорт чаралары, кайбер урыннарда театр тамашалары үткәрелмәчәк, берничә штатта мәктәпләр ябылды.

21 мартта АКШның Флорида штатында Сабантуй үтәргә тиеш. Анда шулай ук ерак араларны үтеп милли бәйрәмдә күрешү, күңел ачу өчен башка штатлардан татарлар җыела иде. Ул әлегә кичектерелмәгән, әмма кайбер татарлар очкыч билетларын кайтару һәм бармау турында белдерде.

XS
SM
MD
LG