Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар ата-аналары төркеме татар телен укытуны яклап мөрәҗәгатьләр җыя


Илсөя Әхмәтгалиева
Илсөя Әхмәтгалиева

Инициатив татар ата-аналары төркеме Русия президентына, Русия һәм Татарстан прокурорларына, Татарстан Дәүләт шурасына аерым хатлар әзерләгән. Бу хатларга мәктәпләрдә татар телен укытуны яклаучы һәркем кушыла ала.

Бу хатларда алар татар телендәге уку әсбапларының да дәреслекләрнең дә федераль исемлеккә тизрәк кертелүен, прокурор тикшерүләренең туктатылуын, имтиханнарның татар телендә дә булуын, татар телендә укытучы югары уку йортлары булдырылуын таләп итә.

"Татарстан мәктәпләрендә тикшерүләр уздырган прокурорларның кыланмышлары татар ата-аналарының гына түгел, урыс ата-аналарының да җелегенә төште инде. Шуны беләсебез килә: урысларга кат-кат шалтыратып, ә сез чынлап та татар телен үзегез теләп сайладыгызмы, сезне беркем дә мәҗбүр итмәдеме, дип төпченүләре артында нинди ният ята? Алар урыс телен туган тел итеп сайлаган татар ата-аналарына да шулай шалтыратамы икән - менә шуны беләсе иде? Бу кимсетү түгелме?! Прокуратура Татарстан мәктәпләрен урыс теленә зыян китермәсеннәр дип тикшереп тора. Ни өчен шушы тикшерүләрдә алар татар теленә китерелгән зыянны да бәяләми икән? Без рус теле дәресләре күләменнән риза түгел", диелгән әлеге хатларда.

Татар ата-аналары төркеме җитәкчесе Илсөя Әхмәтгалиева әйтүенчә, алар бу хатларны язда кабатланачак прокуратура тикшерүләре сәбәпле язарга булган.

"Язда Мәскәү прокуратурасыннан кабат тикшерүләр киләчәк. Туган телебезгә басым яңадан көчәю сәбәпле, без кабат хатлар язарга булдык.
Без бу илгә кунакка килмәгән, безнең дә бабайлар шушы ил өчен көрәштә сугыш кырында ятып калган, без үз хокукларыбызны беләбез. Туган телне саклау Татарстан җитәкчелеге бурычы гына түгел, һәркайсыбызның бурычы. Без татар теленең мәҗбүри рәвештә кухня теленә күчерелүе белән килешмибез. Бу эшне артык энергиябез күп булганнан түгел, ә милләт өчен борчылганга күрә башкарабыз. Безнең дә башкалар кебек үк эшкә йөрисе, балалар тәрбиялисе, ипотека түлисе бар. Бәлки, кемнәрдер безнең кебек борчыладыр, әмма кая барырга, кемгә язарга белмидер", ди Әхмәтгалиева.

Татарстан ата-аналары төркеменең Инстаграмда үз сәхифәсе бар. Шул сәхифәнең төп битендә хатларга сылтама да куелган. Аны үзеңә йөкләп алып, тутырып, инициатив төркемгә тапшырасы. Хатларны кабул итү пунктлары Казанның Кольцо сәүдә үзәгендә, Азино микрорайонында, Салават күпере торак комплексында, Чистай урамында, Салмачы бистәсендә бар. Татарстан ата-аналары инициатив төркеме җитәкчесе Илсия Әхмәтгалиеваның шәхси адресына почта аша юлларга да мөмкин. Аның адресы хатларның һәркайсында күрсәтелгән.

XS
SM
MD
LG