Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия юстиция министрлыгы өйдә көч куллану корбаннарына компенсация түләүгә каршы чыкты


Русия Европа кеше хокуклары мәхкәмәсендә каралучы дүрт шикаятькә карата үзенең фикерен белдерде. Анда дәүләтнең өйдә көч куллану очракларында җаваплы булмавы әйтелә.

Русия Страсбург мәхкәмәсенә дүрт русияле хатын-кызның шикаятеләренә карата соңгы җавабын җибәргән. Шикаятьләрендә бу хатын-кызлар Русия хакимиятен аларны өйдә көч куллану очракларында яклап кала алмауда һәм дискриминациядә гаепли.

Русия хакимияте вәкилләре көч куллану гаиләдә һәм көнкүрештә шәхси затлар тарафыннан кылынса, дәүләт бу очракта җаваплы түгел, бары вазифаи кешеләр көч кулланса гына, дәүләт аларга карата чара күрергә тиеш дип белдергән. Бу хакта Коммерсантъ яза.

Европа кеше хокуклары мәхкәмәсендә Русиядә яшәүче дүрт хатын-кызның шикаятьләре карала. Наталья Туникованы аның белән яшәүче ир-ат 16 нчы каттан ыргытарга маташкан, үз-үзен яклап, Туникова аңа пычак белән кадаган, шуның аркасында аны хөкем иткәннәр.

Маргарита Грачеваның элеккеге ире аны урманга алып чыгып кул чукларын чабып өзгән.

Елена Гершманны аерылган ире тугыз тапкыр кыйнаган, ләкин мәхкәмә ике тапкыр бу кешегә карата җинаять эше ачудан баш тарткан.

Ирина Петракова иренең аерылганнан соң да күп тапкырлар үзен кыйнавын белдергән.

Шикать язган хатын-кызлар үзләренә карата кылынган бу гамәлләрне газаплау дип тануларын таләп итә. Полиция хезмәткәрләре һәм Русия хокук системы кул кушырып утырмаган булса, мондый фаҗигале хәлләр булмый калыр иде дип белдерә алар.

Ләкин Русия хакимияте вәкилләре газаплаучылар полиция хезмәткәрләре булмаган очракта дәүләт көч куллану корбаннарына компенсация түләргә тиеш түгел дип белдерә.

Элегрәк Русия юстиция министрлыгы Страсбург мәхкәмәсе өчен әзерләнгән меморандумында илдә гамәлдә булган кануннар нәтиҗәле дип белдереп, гаиләдә көч куллану турында канун кабул итүнең кирәклеген танудан баш тарткан иде. Җәмәгатьчелекнең моңа каршы тавыш күтәрүеннән соң юстиция министрлыгы, кирәк булган очракта, кануннарны “алга таба да камилләштерергә” мөмкин икәнен таныды.

2019 елның ноябрендә Русиянең Федерация шурасы гаиләдә көч куллану турында канунның яңа өлгесен бастырып чыгарды. Анда "гаилә-көнкүрештә" көч куллану дигән төшенчәгә административ һәм җинаять кодексына кертелмәгән көч куллану очраклары керә диелгән, шулай ук "эзәрлекләү" дигән төшенчә дә кергән.
Канун өлгесен яклап чыгучылар да, аңа каршы төшүчеләр дә булды. Каршылар бу канун гаилә нигезләрен җимерә, дип белдерә.

Русия эчке эшләр министрлыгы мәгълүматына караганда, 2019 елның гыйнварыннан сентябренә кадәр гаилә-көнкүреш мөнәсәбәтләре өлкәсендә Русиядә 15 мең җинаять кылынган.

femicid.net ресурсы белдергәнчә, 2019 ел башыннан партнерлары яки ирләре кулыннан Русиядә 1198 хатын-кыз һәлак булган.

XS
SM
MD
LG