Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү биржасында доллар бәясе 75 сумнан артты


Нефть бәяләре төшү сәбәпле рубль бәясе дә төшә. Көн уртасында долларның Мәскәү биржасында бәясе 3,34 процентка күтәрелде.

16 март төш вакытына Мәскәү биржасында доллар бәясе 3,34 процентка күтәрелеп, 75 сумга җитте. Евро бәясе 4,25 процентка артып, 84 сумга менде.

Дөньяда нефть бәяләре төшү сәбәпле рубль хәлсезләнә. Лондонда Brent маркалы нефтькә май аена килешүләр 11.59 сәгатькә 7,36 процентка арзанаеп, ул мичкәсе 31,36 доллар бәясеннән сатылды. Узган дүшәмбедә Brent маркасының бәяләре 30 проценттан да ныграк төшкән иде, бу 1991 елдан бирле иң зур күрсәткеч булды, дип искә ала Forbes.

Русия Үзәк банкы 20 мартта мөдирләр шурасы утырышы уздырачак, ул акча-кредит сәясәтенә багышланачак. Экспертлар Үзәк банкның төп ставканы күтәрүен көтә. Аннан алда алты утырыш рәттән регулятор ставканы төшереп килде, соңгысында 25 ноктага төшереп, аны 6 процентка җиткергән иде.

“Спутник – управление капиталом” ширкәте башлыгы Александр Лосев белдергәнчә, рубль курсының 15-20 процентка төшүе (капиталның илдән качуы һәм чит ил инвесторларының куркуы нәтиҗәсендә) Үзәк банкны ставканы ким дигәндә сигез процентка арттыру турында уйланырга мәҗбүр итәргә тиеш. “Кичекмәстән чаралар күрү таләп ителә, алар нефтькә бәя төшү аркасында гына түгел, ә финанс базарларын тотрыклы итү һәм инфляция ихтималын көтүнең кискен үсеше аркасында да кирәк” дип аңлаткан эксперт.

Нефть бәяләренең төшүе Русия белән ОПЕК килешүе өзелгәннән соң башланды. 6 март көнне ике як нефтьне табу эшләрен чикләү турында килешүне озайта алмады. Апрель аеннан нефть табудан барлык чикләүләр алыначак.

XS
SM
MD
LG