Accessibility links

Кайнар хәбәр

Радий Хәбиров янган Бухартовскийлар утарын сакларга вәгъдә итте


Бухартовскийлар йорты
Бухартовскийлар йорты

Башкортстан җитәкчесе Радий Хәбиров 13 март кичендә Уфадагы мәдәни мирас бинасы булган Бухартовскийлар утарында янгын чыгу сәбәпләрен ачыкларга кушты.

Башкортстан хөкүмәте утырышында республика җитәкчесе Радий Хәбиров 13 мартта янган мәдәни мирас объекты – Бухартовскийлар йортын саклап калу мәсәләсенә кагылды. Ул Уфа мэры Өлфәт Мостафинга янгын сәбәпләрен ачыклауны йөкләде дип хәбәр итә Башинформ.

Утырышта Башкортстанның мәдәни мирас объектларын саклау дәүләт идарәсе җитәкчесе Олег Полстовалов йортның янгыннан ни дәрәҗәдә зыян күрүен хәбәр итте. Янгын бинаның чормасында чыккан, аның түбәсе янып беткән диярлек, икенче катына да зыян килгән. Янгын сүндерүчеләр тиз килеп җитеп, йортны янып көл булудан саклап калган.

Полстовалов сүзләренчә, хәзер төрле дәүләт оешмалары катнашында бинаның хуҗасы белән утарның киләчәк язмышын ачыклау эше бара. Аны яңадан торгызу юллары карала.

Радий Хәбиров Бухартовскийлар утарын ут төреп яндырган булулары ихтимал дип белдерде. Ул моны ачыклау өчен куәт оешмаларына йөкләмә бирүен әйтте.

“Монда очраклы янгын булганмы, әллә махсус яндырганнармы – шуны аңларга кирәк. Объект муниципаль милек булып тора. Өлфәт Мансурович (Мостафин, Уфа мэры – ред.) сез җыелыгыз, карагыз. Бу уникаль йорт. Монда, хөкүмәттә ул йорт каршындагы тулай торакта яшәүчеләр бар, мин яшәдем. Без тәрәзәдән бу матур бинага карый идек. Бу объектны нишләтергә икәнен карарга кирәк. Әгәр хәзер берәр чара күрмәсәк, ул юкка чыгачак. Без аны беркемгә дә бирмәячәкбез. Әгәр берәрсе аны шулай әкренләп юкка чыгарып, нидер төзергә өметләнгән икән, халык каршында әйтәм, мин бу кәнәфидә утырганда моңа юл куймаячакмын. Мин анда төзергә бирмәячәкмен. Кемнеңдер ул җир кишәрлегенә планнары бар икән, кешечә эшләгез: объектны алып, булган барын саклыйлар, аннары эшлиләр”, дип аңлаткан Хәбиров.

14 мартта Уфадагы тарихи биналар язмышына битараф булмаган кешеләр Бухартовскийлар йорты янында пикет уздырды.

Чарада 30 лап кеше катнашты. Алар кулларына хакимиятне гаепләүче язулар тотып, бер-береннән 50ләп метр арада басып торды. Аерым алганда, “Хакимият бу архитектура истәлеге өчен җаваплы – хакимият бу янгын өчен җаваплы”, “Борынгы утарлар яна – бурның бүреге яна”, “Иске шәһәр – янган шәһәр?” дигән шигарләр бар иде.

Чыгышы белән поляк дворян Бухартовскийлар йорты 1890 елда төзелгән. Бухартовскийларның иң күренеклесе – җәмәгатьчелектән акча җыю оештырып Аксаков халык йортын (хәзерге Башкорт дәүләт опера һәм балет театры) һәм Айнык халык паркын (Якутов паркы) нигезләгән Уфа полицмейстеры Генрих Генрих улы Бухартовский.

Йортның беренче катында хезмәтчеләр, икенче катта гаиләсе белән хуҗа яшәгән. Инкыйлабтан соң анда фатирлар булдырыла, беренче катта чәчтараш, икенче катта НКВД хезмәткәрләре яши.

Бүгенге көнгә кадәр түшәмдәге сырлы рәсемнәр, икегә ачыла торган зур ишекләр, бизәкле тәрәзә йөзлекләре дә сакланган.

XS
SM
MD
LG