Кырымның Джанкой шәһәрендә яшәүче кырымтатар активисты Дилявер Ибраимовны Акмәчеттәге Русия ФСБ идарәсеннән чыгарганнар. 16 мартта иртән ОМОН аның Джанкойдагы өендә тентү уздырган иде. Тентүдән соң куәт оешмасы хезмәткәрләре активистны үзе белән алып китте, һәм аның кайдалыгы озак вакыт билгесез булды.
Дилявер Ибраимовның табылуы хакында “Кырым теләктәшлеге” иҗтимагый берләшмәсе хәбәр итә.
“Ул үзенең Джанкойдагы йортында иртән сәгать 7ләр тирәсендә тоткарланган иде. Өйдә тентү узуы хакында күршеләре әйтте, алар йорт яныннан автозак һәм ике ак микроавтобус китеп барганын күргән”, диелде активистларның хәбәрендә.
Бу эш турында бүтән мәгълүмат хәбәр ителми. Тентүнең һәм кырымтатар активистының тоткарлануы сәбәпләре билгесез.
16 мартта Джанкой районында Русия куәт оешмалары хезмәткәрләре Осман Курталиев йортында да тентү уздырды. Активист хәзерге вакытта Кырымда яшәми.
Кырымда Русия хокук саклау оешмалары бу тентүләр турында нинди дә булса аңлатма бирмәде.
11 март Кырымның Бакчасарай шәһәре һәм Бакчасарай районында кырымтатарлар йортларында узган тентүләрдән соң кырымтатарлар Осман һәм Сейтумер Сейтумеровлар, Рустем Сейтмеметов кулга алындылар, Амет Сулейманов йорт сагына җибәрелгән иде.
2014 елда Русия Кырымны аннексияләгәннән соң ярымутрауда даими рәвештә бәйсез журналистлар, активистлар, кырымтатар милли хәрәкәте активистлары, Кырымтатар халкы мәҗлесе әгъзалары һәм Кырымда яшәүче Русиядә тыелган Хизб ут-Тәхрир оешмасы белән элемтәләре булуда шикләнелгән мөселманнарның өйләрендә тентүләр уздырыла.