Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада коммунистлар пикеты: "Бар илне көрчеккә терәделәр"


Флүзә Котлыгуҗина
Флүзә Котлыгуҗина

Уфада "Социаль гаделлек һәм лаеклы тормыш өчен" ялгыз пикетлар узды.

17 март башкала коммунистлары Уфада ялгыз пикетлар уздырды. Пикетчылар бер-берсеннән 50шәр метр ара калдырып Уфаның Октябрь проспекты, Зәки Вәлиди, һәм Ленин урамнарында басып тордылар. Чарада 50гә якын кеше катнашты. Каршылык чарасында төп шигар – "Социаль гаделлек һәм лаеклы тормыш өчен!" дип аталды.

Азатлык чарада катнашкан берничә кешенең фикерен белеште.

"Русия, хезмәт, халык хакимияте, социализм!" дип язылган шигар күтәреп торган Флүзә Котлыгуҗина:

Бар илне, халыкны көрчеккә, хәерчелеккә китереп терәделәр

"Мин урамга Конституциягә безнең үзгәрешләрне кертмәүләре өчен чыктым. Бар илне, халыкны көрчеккә, хәерчелеккә китереп терәделәр. Балаларның, оныкларның безнең совет тормышындагы кебек матур яшәүләрен телим. Шул заманнарны бик сагынам. Тормыш тотрыклы иде. Ул чорда бушлай югары белем, бушлай фатир алдык, сәламәтлекне ныгыту да акчага түгел иде. Хәзер дә дәвалану бушлай дип атала, ләкин табибларга язылып берар ай көтәргә туры килә, ә чир көтми. Бар даруны сатып алырга туры килә. Эшсезлек коточмалы, аеруча авылларда эш юк. Яшьләр эчкечелеккә сабышып, акчасыз утыралар. Дәүләтнең ярдәме юк", диде Флүзә Котлыгуҗина.

Гафи Гарифуллин "Социалим – безнең киләчәгебез!" дип язылган шигар күтәреп чыккан:

Гафи Гарифуллин
Гафи Гарифуллин

"Мин үзем һәм балаларымны яклап чыктым. Тормыштан һич кенә дә канәгать түгелмен. Коммуналь түләүләр, азык-төлек хаклары коточмалы кыйммәт. Балаларга бушлай уку мөмкинлеге юк. Сәламәтлекне бушлай ныгытып булмый. Ашарга акча җитми. Пенсия аз. Мин, шәхсән, 13 мең пенсия алам, шуның 6 меңен фатирга түлим, ягъни ярты пенсиям коммуналь түләүгә китә. Минем яшьтә даруларга да акча кирәк, шулай итеп, ашарга акча калмый. Урамга чыгып кына тормышның үзгәрүенә бик ышанмыйм, ләкин үзгәртергә кирәк”, диде Гафи Гарифуллин.

"Башкортстан коммунисты" гәзитенең элекке баш мөхәррире Мадриль Гафуров:

Мадриль Гафуров
Мадриль Гафуров

"Бүген 1991 елның 17 мартында СССРны саклау референдумы узуга 31 ел тулды. СССР дәүләте 1922 елдан 1991 елга кадәр яшәде. Гигант ил идек. Беренчедән, чарага чыгуым шул илне юксынып булса, икенчедән, мине урамга бүгенге социаль гаделсезлек чыгарды. Нинди зур табигать байлыклары була торып хәерчелек, бу кадәр кыйммәтчелек булырга тиеш түгел. Байлар белән ярлылар арасындагы аерма коточмалы зур.

Мин "Башкортстан коммунисты" гәзитен сигез ел буе чыгардым. Аның баш мөхәррире булдым. Шуңа бүген гәзитнең 1991 елның 17 мартында узган референдумга багышланган санын күтәреп чыктым", диде Мадриль Гафуров.

Чарада Башкортстан коммунистлары башы Юнир Котлыгуҗин да катнашты. Ул Зәки Вәлиди урамы башындагы Телеүзәк каршындагы Шәехзадә Бабич һәйкәле янында басып торды.

Юнир Котлыгуҗин
Юнир Котлыгуҗин

"Бүген 17 март Совет берлеген саклау референдумы узган көн. Референдум нәтиҗәләрен азагына кадәр алып барып җиткерә алмадылар. Телсез, кулсыз торып калдык. Бүген шул референдумның истәлеге уңаеннан һәм, икенчедән, Русия коммунистларның Конституциягә тәкъдим иткән төзәтмәләренә игътибар бирмәүләре өчен чыктык.

Без Конституциягә 15 төзәтмә тәкъдим иткән идек. Кабул итмәделәр, шул уңайдан урамга чыктык

Без Конституциягә 15 төзәтмә тәкъдим иткән идек. Алар арасында илнең табигать байлыкларын, алардан кергән керемне халыкныкы итү, ирләргә 60, хатын-кызларга 55 яшьтән пенсиягә чыгу, минималь пенсия һәм хезмәт хакларының яшәү минимумыннан да аз булуына юл куймау, коммуналь түләүләрнең гаилә кеременең 10 процентыннан да күбрәк булырга тиеш түгеллеге, мәхкәмәләрнең бәйсез булуы кебек таләпләр кергән. Боларны кабул итмәделәр, шул уңайдан урамга чыктык. Без бу тәкъдимнәрне тормышка ашырып, халыкның уңышлы, матур яшәүләрен телибез", диде Башкортстан коммунистлары башы Юнир Котлыгуҗин.

Ул коронавирус сәбәпле, зур урам җыеннары уздыра алмауларын да әйтте. Аның сүзләренчә, болай күп кеше катнашлыгында ялгыз пикетларның соңгы чорда Уфада үткәне булмаган.

Полиция хезмәткәрләре һәр пикетчыны фотога төшерде һәм паспорт мәгълүматларын алды.

XS
SM
MD
LG