Accessibility links

Кайнар хәбәр

Оппозицион сәясәтче Эдуард Лимонов вафат


Эдуард Лимонов
Эдуард Лимонов

Ике көн элек аны ашыгыч рәвештә хастаханәгә салганнар иде. 

17 март көнне урыс язучысы, публицист, Русия оппозицион сәясәтчесе Эдуард Лимонов вафат булган. Әлеге хәбәрне "Другая Россия" фиркасе һәм Русия думасы депутаты Сергей Шаргунов раслаган. Лимоновка 77 яшь булган.

Mash телеграм каналы хәбәр иткәнчә, Лимонов операциядән соң вафат булган. 17 март көнне ул ике операция кичергән. "Тамак белән проблемнар башланган, аннары ялкынсыну киткән, шуннан соң язучы вафат булган", дип яза Mash. Язучыны ике көн элек ашыгыч рәвештә хастаханәгә салган булганнар.

Эдуард Лимонов 1943 елда Дзержински шәһәрендә туган. 1990 елларда ул Русиядә тыелган Милли-большевистик фиркасен җитәкләгән, шуннан соң "Другая Россия" фиркасе һәм коалициясендә рәис булган. 2000 елларда "Башка Русия", Килешмәүчеләр маршы, "Стратегия-31" кебек төрле оппозицион проектлар тудырган.

Лимонов - дистәләгән роман, хикәя, эссе авторы. Аерым алганда, ул "Это я - Эдичка", "История его слуги", "Иностранец в смутное время" романнарын, "Дневник неудачника" әсәрен, "У нас была великая эпоха" повестен язган.

2012 елда ул Русия президенты сайлавында оппозициядән бердәм намзәт булырга җыенган, ләкин Русия үзәк сайлау комиссиясе аны теркәүдән баш тарткан.

2018 елда Лимонов үз Twitter-ында Русия киләчәгенә бәйле васыятен бастырган иде. Анда ул Русиягә Украинаның барлык урыс телле өлкәләрен кушарга өндәгән. Лимонов шулай ук Русиягә Кытай белән бергә Казакъстанны бүләргә кирәк дип язган иде.

XS
SM
MD
LG