Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан гадәттән тыш хәлләр идарәсе башлыгы урынбасары тоткарланган


Иллюстратив фото

17 мартта ФСБ Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан идарәсе бинасында тентүләр уздырган. 

Казанда Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Татарстан идарәсе башлыгының 57 яшьлек урынбасары тоткарланган. Шулай ук бер ширкәт мөдире һәм аның урынбасары да тоткарлануы хәбәр ителә.

ФСБ тоткарлаган бу кешеләрне мошенниклыкта һәм вазифаларыннан канунсыз файдалануда гаеплиләр дип хәбәр итә Русия тикшерү комитетының Татарстан идарәсе матбугат хезмәте.

Тикшерү комитеты мәгълүматынча, 2013-2020 елларда әлегә ачыкланмаган затлар Татарстан гадәттән тыш хәлләр министрлыгы каршында эзләү-коткару хезмәте күрсәтүче ширкәт булдыра. Җинаять кылуда шикләнелүчеләр Татарстанда ширкәтләргә хезмәт күрсәтүче башка юридик затларның әзерлеген түбәнәйтеп күрсәтеп, үзләре контрольдә тоткан ширкәт белән килешүләр төзергә мәҗбүр иткән.
Нәтиҗәдә канун бозучылар 161 миллионнан артык керем алган. Алар дәүләткә шушы суммада зыян салган дип санала. Якын арада әлеге тоткарланган затларга чикләү чаралары сайланачак.

InKazan мәгълүматынча, Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан идарәсе башлыгының 57 яшьлек бер генә урынбасары бар, ул – Илһам Насыйбуллин. Бу вазифасын ул 2014 ел башыннан башкара, моңа кадәр МЧС каршында бүлек җитәкчесе булып торган.

XS
SM
MD
LG