Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан полициясе кибетләрнең бәя күтәрү-күтәрмәвен тикшермәкче


Казандагы "Ашан" кибете
Казандагы "Ашан" кибете

Бу турыда брифингта Татарстан эчке эшләр министрлыгының икътисади иминлек идарәсе башлыгы Илдар Сафиуллин белдерде.

Полиция республика халкына коронавирус сәбәпле азык-төлек кытлыгы башланудан курыкмаска киңәш итте.

“Әйе, ажиотаж бар, әлбәттә. Халык күпләп азык-төлек әзерләп куя. Чынлыкта исә, бездә азык төлек һәркайда җитәрлек”, диде Сафиуллин.

Аның әйтүенчә, Татарстан кибетләрендә азык-төлек бәясе күтәрелү әлегә сизелми.

XS
SM
MD
LG