Accessibility links

Кайнар хәбәр

Коронавирус сәбәпле "Евровидение-2020" үтмәячәк


Ел саен узучы "Евровидение" җыр бәйгесе быел 64 еллык тарихында беренче тапкыр узмый калачак.

"Евровидение" җыр бәйгесен оештыручылар аны коронавирус белән бәйле сәбәпләр аркасында быел уздырмаячакларын хәбәр итте.

"Роттердамда бәйгенең булмаячагы турында зур үкенеч белән хәбәр итәбез" диелә белдерүдә. Оештыручылар бәйгене уздыруның башка төрле юлларын эзләүләрен әйтә. Әмма COVID-19 таралу аркасында билгесезлек һәм күп илләрнең хөкүмәтләре керткән чикләүләр сәбәпле планнардан баш тартырга туры килде, диелә хәбәрдә.

Киләсе конкурс 2021 елда Нидерландта узачак.

Русиядән быел Евровидениеда Little Big төркеме катнашырга тиеш иде.

XS
SM
MD
LG