Accessibility links

Кайнар хәбәр

Италиядә тәүлек эчендә коронавирустан 475 кеше үлгән


Италиядә COVID-19 тарала башлаганнан бирле бер тәүлектә иң күп кеше үлү очрагы теркәлгән.

Яңа төр коронавирус белән авыручылар саны дөньяда 220 меңгә якынлашкан, үлүчеләр 8810 меңгә җиткән. 18 мартта әлеге авыру дөньяда 900 кешенең гомерен өзгән.

Үлүчеләрнең 475е - Италиядә. Бу илдә вирус йоктырган кешеләр саны 35 мең ярымнан арткан. Дүрт мең кеше терелгән. Италиядә коронавирустан үлүчеләрнең гомуми саны 2978 кешегә җиткән.

Бүгенге көндә COVID-19 дөньяның 150 иленә үтеп кергән. Авыру йоктыруларның иң күбе – 80 процентка якыны – Европада һәм Көнчыгыш Азия дәүләтләрендә дип искәртә Дөнья сәламәтлек саклау оешмасы (ДСО).

Кытайда узган тәүлектә коронавирусны илдә яшәүчеләр арасында бер кешедән икенче кешегә йоктыруның бер генә очрагы да булмаган. Вирус таралу үзәге булган Хубэй төбәге һәм Үһән шәһәрендә дә авыру йоктыруның яңа очраклары теркәлмәгән. Бу турыда Кытайның сәламәтлек саклау Илкүләм комитеты хәбәр итте.

Кытайның материк өлешендә узган тәүлектә барлыгы 34 кешедә коронавирус расланган, бу очракларның барысында да чир Кытайга чит илдән килгән кешеләрдә табылган. Бер көндә сигез кеше үлгән, шуларның алтысы Үһән шәһәрендә дип хәбәр ителә.

ДСО җитәкчесе Тедрос Гебрейесус белдергәнчә, белгечләр COVID-19 вирусына каршы вакцинаны сыный башлаган. “Коронавирусның генетик эзлеклелеген тикшергәннән соң бары 60 көн узуга вакцинаны беренче сынау башланды. Бу ышанып булмаслык казаныш” дигән Гебрейесус 18 мартта Женевада матбугат очрашуы вакытында.

XS
SM
MD
LG