Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рубль дөньяда икенче иң тотрыксыз валюта дип танылды


Русия рубле дөнья валюталары арасында АКШ долларына карата иң тотрыксыз акчаларның берсе. Бу сыйфаты белән ул икенче урында, беренче урынны Мексикадагы песо алып тора.

Коронавирус пандемиясе һәм ОПЕК килешүе өзелү аркасында Русия акчасы рубль дөньяда иң волатиль (тотрыксыз) валюталар исемлегендә икенче урынга менгән. Бу күрсәткечтә ул Мексика акчасы песодан гына калыша. Шундый мәгълүматны Bloomberg китерә.

Волатильлек – валюта бәясенең АКШ долларына карата үзгәреп торуы. Ул өч ай күрсәткечләреннән төзелә һәм киләчәктә валютаның “чайкалулар” амплитудасы нинди буласын алдан фаразлый. Русия рубленең волатильлеге 24,9 процент тәшкил иткән. Мексика валютасы 26,5 процент күрсәткечкә ия.

Рубль торган саен тотрыксызрак була бара, дип искәртә РБК. 2019 елның декабрендә ул дөньяда алтынчы урында булган, 2020 елның 6 мартында ОПЕК килешүе өзелгәнче дүртенче урында торган.

18 мартта нефть соңгы 15 елда иң түбән бәяләрдән сатыла башлагач доллар рубльгә карата 5 сумнан да артык дәрәҗәдә кыйммәтләнде.

18 мартта рубль бәясе Мәскәү биржасында бер долларга 80,87 сумга җитеп, чикләүләр аркасында гына тагын да арзанаюдан туктап калды. Евро 88 сумга күтәрелдк. Brent маркалы нефть 2003 елдан бирле беренче тапкыр мичкәсе 25 доллардан да арзанайды.

XS
SM
MD
LG