Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә коронавирустан бер кеше үлгән


Мәскәүдә яңа коронавирустан 79 яшьлек хатын-кыз үлгән. Анда шикәр авыруы һәм йөрәк авырулары булган.

Русиядә коронавирустан үлү очрагы теркәлгән. Үпкә ялкынсынуыннан Мсәкәүнең 2нче санлы йогышлы авырулар хастаханәсендә 79 яшьлек хатын-кыз үлгән. Бу хакта Мәскәүдә коронавируска каршы көрәш штабы хәбәр итте.

Хатын-кыз хастаханәгә 13 мартта китерелгән. 14 марттан ул хосусый клиникада дәваланган, ике көннән йогышлы авырулар хастаханәсенә күчерелгән. Алынган анализлар анда коронавирус булганын күрсәткән.

Үлемгә үпкә ялкынсынуы китергән, хатын-кызда шикәр авыруы һәм йөрәк авырулары булган.

Русиядә 18 март кичендәге рәсми саннарга караганда коронавируслы кешеләр саны 147гә җиткән. 9 кеше савыккан.

XS
SM
MD
LG