Accessibility links

Кайнар хәбәр

Экспертлар Конституция реформасының канунилыгына бәйсез бәяләмә таләп итә


Юристлар, икътисад һәм сәясәт галимнәре экспертлар җәмәгатьчелегенә Русия Конституциясенә кертелгән үзгәрешләргә конституцион-хокукый экспертиза уздыру кирәклеге турында мөрәҗәгать белән чыкты.

Мөрәҗәгать авторлары белдергәнчә, Конституция мәхкәмәсенең төзәтмәләрне кануни дип таныган һәм тиз арада кабул ителгән бәяләмәсе нигезсез, ышандырмый торган һәм сәяси яктан кемнеңдер файдасына эшләнгән булып күренә. Шуңа күрә экспертизаны Конституциягә үзгәрешләргә генә түгел, гомумән Русиянең Конституция системының тигезлеген, тотрыклылыгын тикшерү өчен уздырырыга кирәк дип яза авторлар.

“Үзгәрешләрне Конституциягә ярашлы дип шулай тиз һәм бертавыштан танулары Конституция мәхкәмәсенең үз функцияләрен тиешлечә үти алмавы турында сөйли”, дип белдерә алар.

Мөрәҗәгать авторлары киң җәмәгатьчелекне, сәяси оешмалар һәм юристлар берләшмәләрен “Русия язмышын хәл итә торган мәсьәләләрдә” киң һәм ачык фикер алышу булдырырга чакыра. Мөрәҗәгать МБХ медиа сайтында дөнья күргән.

Моннан тыш Русия Конституциясенә үзгәрешләргә хокукый экспертиза уздыруны сорап Европа шурасына язылган мөрәҗәгатькә 100 меңнән артык кеше кул куйган.

  • 16 мартта Русия Конституция мәхкәмәсе Путин керткән үзгәрешләрне хуплады.
  • 22 апрельдә Конституциягә үзгәрешләр хакында тавыш бирү узарга тиеш. Андый ысул белән гомумхалык тавыш бирүе канунда каралмаган, ләкин Конституция мәхкәмәсе аны хуплады.

XS
SM
MD
LG