Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан Кирмәненә кеше кертми башладылар


Казан Кирмәне биләмәләре һәм андагы музейлар коронавирус сәбәпле 19 марттан 15 апрельгә кадәр ябыла.

Казан Кирмәне музей-тыюлыгы 19 марттан кешеләрне кабул итми башлаячак. Коронавирус таралу куркынычы сәбәпле Кирмән 15 апрельгә кадәр ябыла. Бу турыда музей-тыюлыкның сайтында әйтелә.

Музей белән танышырга теләүчеләр өчен онлайн-сәяхәтләр булдырырга вәгъдә ителә.

Шулай ук бүгеннән башлап 15 апрельгә кадәр Татарстанның Милли музее һәм аның барлык филиаллары да ябыла, дип хәбәр итә Казан шәһәре мэриясе. Музейларда узарга тиеш булган бөтен чаралар да узмый калачак, яки алар башка көнгә күчерелә.

Элерәк Татарстан мәдәният министрлыгы боерыгы белән республикадагы бөтен театрлар да бер айга ябылган иде.

XS
SM
MD
LG