“Ашан” сәүдә челтәренең Русиядәге келәтләрендә тауарлар “җитәрлек”, ритейлер тауарны “даими рәвештә күбәйтелгән күләмдә алып тора”, “бәяләр күтәрелү турында мәгълүмат булмады” дип хәбәр иткән Idel.Реалиига “АШАН Ритейл Русия” матбугат хезмәте. Ширкәт вәкилләре сатып алучылардан “вазгыятьне аңлауларын һәм тауарларны запаска артык күп итеп алып куймауларын” үтенгән.
19 мартта Idel.Реалии укучылары Казандагы “Ашан” кибетендә ("Южный" сәүдә үзәге) сатучылар тауар бәяләрен үзгәртеп язып куюларын, ә кайбер тауарларны (мәсәлән, шикәр комын) бик тиз арада сатып алып бетерүләрен хәбәр иткән. Сатучылардан “нигә бәяләрне алыштырып ябыштырасыз” дип сорагач, алар “бу көн саен башкарыла торган гадәти эш” дип җаваплаган.
Татарстан президенты сүзчесе Лилия Галимова журналистларга белдерүенчә, Рөстәм Миңнеханов республика авыл хуҗалыгы министры Марат Җаббаров һәм Казан мэры Илсур Метшин белән "Агат" гипермаркетында булган, андагы бәяләрне һәм азык-төзлекнең барлыгын-юклыгын тикшергән.
Соңгы берничә көндә кайбер ашамлыкларга сорау артты, кибет киштәләре бушап алды. Татарстанда сәүдә челтәрләрендә иң кирәкле ашамлыкларның булуын контрольдә тоту өчен махсус штаб булдырылды. Татарстан авыл хуҗалыгы министры урынбасары Наил Залаков республикада азык-төлек запасы җитәрлек дип ышандырды.
"Халыкның мондый ыгы-зыгыга бирелмәвен сорар идек без, бу бит әле азык-төлекне алып-сатар өчен, бәяләрне арттыру өчен дә юл куюны аңлата. Татарстанда оператив штаб составына монополиягә каршы хезмәт идарәсе дә керде. Бу вәзгыятьттән файдаланып, спекуляция белән шөгыльләнүгә юл куелмаячак. Ритейлерлар белән шунысы да килешенде: тауарларга сәүдә өстәлмәләрен һәм бәяләрне моңа кадәр булган дәрәҗәдә калдырырга. Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре белән дә шундый килешүләргә ирешелде", дип китерә Залаков сүзләрен министрлыкның матбугат хезмәте.
18 мартта Татарстан Эчке эшләр министрлыгы вәкилләре кибетләрнең бәя күтәрүе-күтәрмәвен тикшерәчәкләрен белдергән иде.