Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тикшерү комитеты "Акчарлак" балалар йортында кызларга бәйләнү турында эшне туктаткан


Приюттагы ир-ат укытучыларның берсе бәйләнүләренә зарланган кызлар үз гаризаларын кире алган булырга мөмкин.

Татарстанның тикшерү комитеты республиканың Балык Бистәсе районында балалар йортында тәрбияләнүче балигъ булмаган кызларга ир-ат укытучы бәйләнүе турында җинаять эшен караудан туктаган. Бу турыда Idel.Реалии-гә юрист Алексей Златкин хәбәр иткән.

Ул зыян күргән кызларның берсе – Мелисса Сафинаны яклый.

Златкин сөйләгәнчә, Мелиссаның туганнары Тикшерү комитеты янында кызны гаиләсенә кайтаруны таләп итеп пикет ясаган. Комитет вәкилләре пикетчыларны бинага чакырып, эшнең туктатылганнын хәбәр иткән. Алар шулай ук бу эштә бары Мелисса Сафинаның гына шикаяте калганын әйткән. Эш ачылганда укытучыга зарланып берничә кыз гариза язган булган. Хәзер бу кызлар гаризаларын кире алган дип фаразлана.

Активист Лиана Тимерханова белдергәнчә, эшне “җинаять кылу булмау” сәбәпле туктатканнар. Адвокат Златкинга бу турыда бернинди документлар да күрсәтмәгәннәр диелә. Юрист бу документларны соратып алып, эшне туктату турында карарны шулар нигезендә шикаять итәргә җыена.

“Кызларга бәйләнүдә гаепләнгән укытучы “Бердәм Русия” фиркасе әгъзасы булып тора, һәм ул Сайлау комитетының хәлиткеч тавышка ия булган әгъзасы. Эшне туктату сәбәбен мин шунда күрәм” дигән Златкин.
Балык Бистәсендәге “Акчарлак” балалар йортында кызларга бәйләнү очрагы нигезендә җинаять эше 2020 елның гыйнварында ачылган иде.

Аңа кадәр приюттагы дистәгә якын кыз бала үзләре “Марсель абый” дип йөртә торган укытучының аларның интим урыннарыннан тотуы турында видео яздырып интернетта чыгарды. Җинаять эше “Сексуаль характердагы көч куллану гамәлләре” маддәсе нигезендә ачылды.

Ун яшьлек Мелисса Сафина бәйләнүләр турында сөйләүчеләрнең берсе. Бу җәнҗал килеп чыккач, кызларны бүтән балалар йортларына күчергәннәр. Мелиссаның әнисе һәм әбисе хәзер баланы гаиләгә кире кайтарырга тели, алар опека органнары баланы гаиләдән 2019 елның көзендә канун бозып тартып алды дип белдерә.

XS
SM
MD
LG