Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Бакчасарайда икенче Хизб ут-Тәхрир эше": 8 кырымтатарның җидесе сак астында кала


"Бакчасарайда икенче Хизб ут-Тәхрир эше" фигурантлары
"Бакчасарайда икенче Хизб ут-Тәхрир эше" фигурантлары

Апелляция хәрби мәхкәмәсе 2017 елның октябрендә кулга алынган кырым татарларын тикшерү изоляторында калдырган.

“Бакчасарайда икенче Хизб ут-Тәхрир эше” дип йөртелгән эш фигурантларының җидесе мәхкәмә карары белән сак астында калдырыла дип хәбәр итә Крым.Реалии.

Сигезенче тоткын Сервер Мустафаев сәламәтлеге начар булу сәбәпле, аңа карата мәхкәмә 23 мартка күчерелгән.

Мәхкәмә утырышы Дондагы Ростов шәһәрендәге Көньяк хәрби мәхкәмәсендә узган, Кырымга видеоэлемтә рәвешендә тоташтырылган. Утырышка тыңлаучылар һәм матбугат чаралары вәкилләре кертелмәгән.

Адвокат Айдер Азаматов белдергәнчә, утырыш башланыр алдыннан кайбер тоткыннар үзләрен начар хис итүе турында әйткән.

Эрнес Аметов ютәлгә, авызы коруына, башы авыртуга һәм тәне туңып-кызышып торуына зарланган. Сервер Мустафаевны тикшерү изоляторыннан алып киткәндә аның тән температурасы 37,6 га кадәр күтәрелгән булган, шул килеш аны мәхкәмәгә озатканнар дип сөйләгән адвокат.

Мәхкәмә Сервер Мустафаевка ашыгыч ярдәм чакырырга рөхсәт биргән. Мустафаев калган тоткыннарның сәламәтлеге өчен борчылуын әйткән, һәм үзен коронавируска тикшерүләрен үтенгән диелә.

Чакырып китерелгән табиб фигурантларның тән температурасын үлчәп, кайберләренә аны төшерү өчен дару кадаган.

Адвокат сүзләренчә, ул тоткыннарның сәламәтлеге начараю сәбәпле апелляция шикаятьләрен карауны кичектерүне сораган, ләкин мәхкәмә бу үтенечне кире кагып, эшне дәвам иткән. Нәтиҗәдә җиде тоткынга карата аларны тикшерү изоляторында калдыру турында карар чыгарылган.

Сервер Муфстафаевның аппеляция шикаятен карау 23 мартка күчерелгән.

2017 елның октябрендә Русия куәт оешмалары Бакчасарайда кырым татарлары йортларында тентү уздырып, Тимур Ибрагимов, Марлен Асанов, Мемет Белялов, Сейран Салиев, Сервер Зекирьяев һәм Эрнес Аметовларны тоткарлады. Алар Русиядә тыелган Хизб ут-Тәхрир оешмасында катнашуда гаепләнә.

2018 елның 21 маенда Кырымда “Кырым теләктәшлеге” координаторы Сервер Мустафаев һәм Бакчасарай районы Долинное авылында яшәүче Эдем Смаилов тоткарланды. Аларга каршы гаепләүләрне дә Хизб ут-Тәхрир эшенә кушалар.

“Бакчасарайда Хизб ут-Тәхрир эше” Ростов-на-Дону шәһәрендәге Көньяк бүлге хәрби мәхкәмәсе тарафынннан 2019 елның 15 ноябрендә карала башлаган.

XS
SM
MD
LG