Accessibility links

Кайнар хәбәр

Шәһәр ябылу турында фейк тараткан Түбән Кама кешесенә 30 мең сум штраф салынган  


Түбән Камада яшәүче хатын-кыз шәһәр кешеләрен ике атналык азык-төлек алып куярга өндәп аудио яздырган булган.

Түбән Камадагы мәхкәмә шәһәрне карантинга ябу турында ялган хәбәр тараткан кешегә 30 мең сум штраф салган. Бу хакта Татарстан эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Түбән Камада яшәүче хатын-кыз шәһәр кешеләрен ике атналык азык-төлек алып куярга өндәп аудио яздырган. "Ике атналык азык-төлек алып куюны сорадылар, ләкин ажиотаж булмасын диелде. Урамга чыгу тыелачак, тотсалар, штраф салачаклар. Якын көннәрдә шәһәрне ябачаклар, бөтен кибетләр, балалар бакчалары, мәктәпләр ябылачак. Берни дә эшләмәячәк", диелгән иде анда.

Аудиоязма тарала башлагач, хатын-кыз НТР телеканалы аша моны инкарь иткән, "шаярттым" дигән.

Хатынны матбугат ирегеннән явыз нияттә файдалану нигезендә административ җаваплылыкка тарттырганнар.

XS
SM
MD
LG