Accessibility links

Кайнар хәбәр

Табиблар һәм җәмәгать эшлеклеләре коронавируска каршы катгый көрәш чаралары таләп итә


Русия хөкүмәте һәм президентыннан коронавирус таралуга каршы кичекмәстән чаралар күрүне таләп итеп, табиблар һәм җәмәгатьчелек вәкилләре петиция чыгарды.

Мөрәҗәгать авторлары чир йоктыруы мөмкин булган кешеләрне бушлай тикшерергә, клиникаларга чит илләрдә чыккан тестлар куллануны, хосусый хастаханәләргә эпидемия белән көрәшкә кушылуны рөхсәт итәргә чакыра.

Алар шулай ук вирус йоктырган һәм андый кешеләр белән аралашкан кешеләр өчен тулаем карантин тәэмин итү, аларга ризык китерү һәм чүпләрен чыгаруга кадәр оештыруны зарур дип саный. Хаттагы таләпләр арасында карантинда торган кешеләргә өч ай дәвамында фатир һәм коммуналь хезмәтләр өчен, кредит кертемнәрен түләтмәскә дигән тәкъдим дә бар.

Хат авторлары бөтен киңкүләм чараларны уздырмаска, Конституциягә үзгәрешләр турында тавыш бирүне кичектерергә, мәгариф һәм мәдәният оешмаларын, җәмәгать туклануы урыннарын ябарга, ширкәт хезмәткәрләрен өйдән эшләүгә күчерергә, кече эшмәкәрлеккә процентсыз кредитлар бирүне тәэмин итәргә кирәк дип белдерә.

Шушы чаралар күрелмәсә, Русиядә эпидемиологик һәм иҗтимагый хәл начараюга китерәчәк, дип яза хат авторлары. “Дистә меңнәрчә русияле һәлак булырга мөмкин” дип кисәтә алар.

Хатны “Альянс врачей” җитәкчесе Анастасия Васильева, табиб-невролог Павел Бранд, балалар табибы Федор Катасонов, гематолог Алексей Масчан, журналистлар Леонид Парфенов, Антон Долин, Катерина Гордеева, Илья Азар, нәшир Ирина Прохорова, язучы Людмила Улицкая, актер Никита Кукушкин, икътисадчы Сергей Гуриев һәм башкалар имзалаган.

Соңгы мәгълүматларга караганда, Русиядә коронавирус авыруы 199 кешедә теркәлгән.

XS
SM
MD
LG