Accessibility links

Кайнар хәбәр

Андрей Кондратьев Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе итеп сайланган


Андрей Кондратьев
Андрей Кондратьев

“Бердәм Русия” фиркасы әгъзасы һәм Татарстанның КВН президенты Андрей Кондратьев республиканың Үзәк сайлау комиссиясен җитәкләячәк

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенә яңа рәис сайланды, бу вазифа Андрей Кондратьевка йөкләнә. Кондратьев 2013 елдан “Бердәм Русия” фиркасенең төбәк бүлеген җитәкләде. Ул шулай ук Татарстанның “Шаяннар һәм тапкырлар клубы” (КВН) президенты да булып торды.
Кондратьев Татарстан Үзәк комиссиясе рәисе итеп бертавыштан сайланды, бер кеше генә каршы тавыш бирде дип яза Коммерсантъ.

Кондратьев 20 марттта “Бердәм Русия” төбәк бүлеге җитәкчесе вазифасыннан киткән. Ул шулай ук Үзәк сайлау комиссиясе рәисе итеп сайланган очракта үзенең фиркадә әгъзалыгын туктатып торачагын да белдергән булган.

Кондратьев Русия Үзәк сайлау комиссиясе тәкъдиме нигезендә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов боерыгы белән республика Үзәк сайлау комиссиясе әгъзасы итеп куелган иде.

Аңа кадәр комиссияне Мидхәт Шаһиәхмәтов җитәкләде. Ул февральдә Татарстанның икътисад министры итеп билгеләнде.

XS
SM
MD
LG