Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Азатлык" берлеге рәисе татарча хатка урысча җавап биргән Казан мэриясен прокуратурага шикаять итте


Наил Нәбиуллин
Наил Нәбиуллин

Бүген "Азатлык" татар яшьләре берлеге рәисе Наил Нәбиуллин Казан мэриясенең республикада дәүләт телен булган татар телен санга сукмауны шикаять итеп Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйковка хат юллады.

Хатта язылганча, Наил Нәбиуллин 2020нче елның 29 февралендә Казан мэриясенең интернет кабул итү бүлмәсе аша шәһәр мэры Илсур Метшинга мөрәҗәгать җибәргән булган. Әлеге хатта Казан юлларындагы суҗыйгыч (ливневкалар) мәсьәләсенең начар эшләве, шәһәр урамнарын даими су басуы, кешеләргә су җыелган урыннардан чыгуның авыр булуы хакында язылган булган.

"Мөрәҗәгатемне Татарстанның дәүләт телләренең берсендә – татар телендә язган идем. 2020нче елның 19 мартында аңа җавап алдым. Эчтәлеген игътибар үзәгенә алмаганда, җавапның нинди телдә язылган булуы борчуга салды, ул татар телендә түгел иде. И.В. Куляжев имзалаган бу хатның татар телендә булмавы минем хокукларымны боза, дип саныйм, чөнки мин мэриягә татар телендә мөрәҗәгать иткән идем. Әлеге очракта Татарстан Республикасы Конституциясенең 8 маддәсе, 1992 елда кабул ителгән, 1560-XII номерлы "Татарстан Республикасындагы Дәүләт һәм башка телләре турында"гы кануны, 1991нче елның 25 октябрендә 1807-1 номеры астында кабул ителгән "Русия Федерациясендәге халыкларның телләре" хакындагы кануны, 2013нче елның 12 гыйнварендә беренче номеры астында кабул ителгән "Татар теленең Дәүләт теле буларак куллануы" хакындагы Татарстан Республикасының кануны бозылган, дип саныйм.

Югарыдагылардан чыгып, Татарстан прокуратурасыннан түбәндәгеләрне сорыйм: 1) Әлеге канун бозылу фактларын, Казан мэриясенең татар телен кулланмау мәсьәләләрен тикшерергә. 2) Мэрияне миңа татар телендә җавап бирүне мәҗбүр итәргә. 3) Канун бозылу фактлары ачыкланган очракта, гаепле кешеләрне административ яки башка төрле җаваплылыкка тартырга", диелә хатта.

XS
SM
MD
LG