Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әдәбият галиме Резеда Ганиева вафат


Әдәбият галиме, филология фәннәре докторы, профессор Резеда Ганиева 87 яшендә вафат булган.

Резеда Ганиеваның вафаты турындагы хәбәрне Татар-информга галимәнең ире Зөфәр Рәмиев раслаган. Ул авырган булган.

Резеда Ганиева – әдәбият галиме, филология фәннәре докторы, профессор, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе. 1932 елның 25 октябрендә (13 ноябрь) Яшел Үзән районы Кече Шырдан авылында туган.

1962 елдан Казан дәүләт университетында укыта башлый. Студентларга 60 елдан артык гарәп, фарсы, төрки татар әдәбиятлары тарихын укыта.

Резеда Ганиева ике дистәгә якын фән кандидаты һәм докторант тәрбияләгән мөгаллим. Күпсанлы фәнни мәкаләләр, китап-монографияләр авторы. Шулай ук укыту программалары, энциклопедияләр төзегән.

фикерләр (3)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG