Бөтентатар иҗтимагый үзәге (ТИҮ) рәисе Фәрит Зәкиев ялгыз пикетка чыкты. Ул "Шәймиев, Мөхәммәтшин һәм Миңнеханов! Нигә 1992 елның 21 мартында үткәрелгән референдум карары тормышка ашырылмады?" дигән шигар тотып торды.
Узган ел ТИҮ активистлары митинг уздырган иде. Быел коронавирус сәбәпле урам чаралары уздырырга рөхсәт ителми. Шуңа күрә ялгыз пикет белән чикләнергә туры килгән.
"Татарлар суверенитет биргән бөтен казанышларны юкка чыгардылар, аннан файдалана алмадылар. Беренче чиратта, татарлар. Без татарлар суверенитетны яуладык, әмма файдалана алмадык. Шәймиев белән Мөхәммәтшин гына түгел, бар татарлар да - мин дә, Мөлеков та (Марат Мөлеков - ТИҮнең беренче рәисе - ред.) гаепле. Бүгенге хәлгә килеп җиттек. Инкыйраз хәленә”, диде Фәрит Зәкиев.
Бауман урамында пикетчы янында туктап, шигарләрне укып торучылар да булды.
1992 елның 21 мартында Татарстанның дәүләт статусы буенча референдум үткәрелә. “Сез Татарстан республикасының суверен дәүләт, халыкара хокук субъекты буларак Русия федерациясе, башка республикалар һәм дәүләтләр белән мөнәсәбәтләрен тигез хокуклы шартнамәләр нигезендә урнаштыруы белән килешәсезме?” дигән сорауга республика халкының 61,4 проценты "әйе" дип тавыш бирде.