Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Татарстан байрагы төсендә тасмалар һәм "Зөләйха" китабы тараттылар


"Азатлык" яшьләр берелеге активистлары

"Азатлык" татар яшьләр берлеге әлеге чараны Татарстанның суверенитеты турында референдумның 28 еллыгына һәм Нәүрүз бәйрәменә багышлап оештырды.

21 март Казанның Бауман урамында, "Кольцо" сәүдә үзәге янында 15 активист Татарстан байрагы төсендә байраклар таратты. Ике сәгать эчендә 10 мең тасма өләшенде. Шулай ук референдумны хәтерләгән һәм белгән кешеләргә Гаяз Исхакыйның "Зөләйха" китабы бүләк ителгән.

Әлеге чараны оештыручы "Азатлык" татар яшьләре берлеге активисты Наил Нәбиуллин сүзләренчә, бу акция референдум һәм Нәүрүз бәйрәме уңаеннан үткәрелә.

"Татар тасмасы – горурлык билгелесе, ә байрагыбыз – дәүләтчелегебез символы. Без аны инде 11 ел элек халык арасында тарата башлаган идек. 1992 елның 21 марты тарихка татарның рәсми рәвештә дәүләтчелеген торгызу көне булып кереп кала. Безнең референдум тарихи һәм рухи яктан үзенең мөһимлеген югалтмады. 1552 елда Казанны алудан соң хокуксыз һәм дәүләтсез калган халкыбыз үзенең дәүләтен торгызу учагы сүнмәгәнен ачыктан-ачык күрсәтте, аны бөтен дөньяга игълан итте", диде Наил Нәбиуллин Азатлыкка.

"Азатлык" татар яшьләре берлеге татар тасмаларын тарату чараларын 2009 елдан бирле оештыра. Быел Татарстан суверенитеты декларациясен кабул итүгә 30 ел тулу уңаеннан 100 мең тасма өләшергә җыеналар.

фикерләр (3)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG