Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда коронавируска каршы югары әзерлек режимы игълан ителде


Архив фотосы

Башкортстанда коронавируска бәйле югары әзерлек режимы кертелде, республикада бу авыруны йоктырган кешеләр әлегә теркәлмәгән.

Бу хакта шимбә көнне Башкортстан сәламәтлек саклау министрлыгының чираттагы брифингында белдерелде. Әлеге вакытта 51 кеше карантинда тотыла, шуларның 7се - балалар. Башкортстан Эпидемиология һәм һигиена үзәге лабораториясе барлыгы 2500ләп кешене тикшергән.

Уфа читендәге “Сәламәтлек чишмәсе” дәваханәсендә коронавирусны ачыклау өчен ике атналык карантинда тоту обсерваториясе ачылды.

Башкортстан һава юллары республикадан читкә очышларын туктатты. Бары тик кайтучылар гына кабул ителә. Бүгенге көндә чит илләрдән 3210 кеше кайту көтә. Күпчелеге – Һиндстаннан. Һиндстан 22 март чикләрен тулысынча ябарга җыена. Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров чит илләрдәге башкортстаннарны алып кайтуда ярдәм сорап Русия транспорт министры Евгений Дирахка мөрәҗәгать күндерде.

Мәктәпләрдә каникуллар башланды, ул тагын бер атнага озайтыла. Югары уку йортлары, көллиятләр читтән торып укуга күчерелде. Кайбер ширкәтләр читтән торып эшләүгә күчерелә башлады.

Уфаның азык-төлек кибетләрендә ярма һәм кайбер башка азыклар кими, булганнары кыйбатлана. Даруханәләрдә битлекләр сатудан юкка чыкты. Узган атнада Уфадагы “Агыйдел” ширкәте һигиеник булмаган, күп тапкыр кулланыла торган битлекләр чыгара башлады. Бер төргәктә – өч данә, бәясе 70 сум. Битлекне куллану вакыты – 2 сәгать, аннан битлекне алыштырырга кирәк. Кулланылган битлекне хуҗалык сабыны белән җылы суда юып, киптереп, үтүкләп яңадан кулланырга мөмкин. Битлек коронавирустан тулысынча сакламый. Ул сулыш юлларына төтен, тузан керүдән саклану өчен кулланыла. Әмма аны даруханәләрдә табып булмый, сатуга чыгуга ук алып бетерәләр.

XS
SM
MD
LG