Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә коронавирус йоктырганнарның рәсми саны 367гә җитте


Хакимият коронавирус таралуга каршы көрәш чараларын кырыслатырга мөмкин. Эпидемиягә каршы көрәш штабы РИА Новостиның кырыслату турында хәбәрен кире кага. 

22 мартка алынган мәгълүматларга караганда, соңгы тәүлектә Русиядә коронавирус белән авыручы тагын 61 кеше теркәлгән. Рәсми төстә илдә вирус йоктырган 367 авыру исәпкә алынган дип хәбәр итә оператив штаб.

Удмуртиядә коронавирус белән авыруның беренче ике очрагы теркәлгән. Икесе дә чит илдән кайткан диелә. Алар хастаханәдә.

16 кешенең савыгуы турында да хәбәр ителә.

Абсолют саннарда Русиядә коронвирус белән авыручылар күп булмаса да, инфекция илдә Европадагы тизлек белән тарала дигән РИА Новости чыганагы. "Сингапур, Япония, Көньяк Корея кебек чир таралуны уңышлы тыя алган илләр юлына басар өчен Русиягә карантинны кырыслату, авыруларны ачыклау, чирле кешеләр белән элемтәдә булучыларга тест ясау һәм аларны изоляцияләү белән бәйле ныклы чаралар күрергә кирәк", дип китерә үз чыганагы сүзләрен әлеге агентлык.

Чыганак сүзләренчә, хөкүмәт чит илләрнең чикләү чараларын һәм авыручыларны ачыклау тәҗрибәсен өйрәнә.

Шул ук вакытта хөкүмәт вәкиле конкрет нинди чаралар кертеләчәге турында әйтми.

Моңа кадәр "Russia today" (РИА Новости әлеге агентлыкка карый) баш мөхәррире Маргарита Симоньян русияләрнең чит илләргә чыгуын чикләү яклы булуын, ә телевидение алып баручысы Дмитрий Кисилев карантинны контрольдә тоту өчен гаскәр патрульләренең нәтиҗәлелеге турында белдергән иде.

Коронавирус белән көрәш штабында якын араларда кырыс карантин кертелмәячәк диелде һәм шулай ук матбугат чараларына төрле "чыганаклар"дан алынган мәгълүмат белән саграк эш итәргә" киңәш бирелде.

XS
SM
MD
LG