Accessibility links

Кайнар хәбәр

Абхазиядә президент сайлауда оппозиция җитәкчесе җиңде


Аслан Бжания
Аслан Бжания

Аслан Бжания 100 процент тавышларны санаганнан соң 56,5 процент тавыш җыйган.

Абхазиядә 22 мартта президент сайлауда оппозиция җитәкчесе Аслан Бжания җиңеп чыкты, дип хәбәр итә ТАСС республиканың Үзәк сайлау комиссиясе вәкиленә сылтанып. Бжания өчен сайлаучыларның 56,5 проценты тавыш биргән. Аның көндәшләре – эчке эшләр министрлыгының элеккеге җитәкчесе Леонид Дзапшба 2,22 процент, икътисад министрлыгының элеккеге җитәкчесе Адгур Ардзинба 35,42 процент тавыш җыйганнар.

Гыйнвар башында Абхазиядә президент Рауль Хаджимбага каршы протестлар булды. Сухумида йөзләгән кеше урамга чыгып, аның вазифасыннан китүен таләп итте.

Оппозиция 2019 ел сентябрендә узган һәм Хаджимба җиңеп чыккан президент сайлауларының нәтиҗәсе дөреслеккә туры килми дип белдерде. 12 гыйнварда протестта катнашучылар басымы астында Хаджимба вазифасыннан китүе турында гариза имзалады.

XS
SM
MD
LG