Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда коронавирус шартларында студентлар өчен Җиңү йөреше уздыруның канунилыгын тикшерүне сорыйлар


Казанда 20 кешедән артык кеше катнашкан чаралар тыелган вакытта киңкүләм акция уздыруның канунилыгын тикшерүне сорап прокуратурага “Зона права” хокук яклау оешмасы мөрәҗәгать иткән.

Казанда 30 мартка билгеләнгән “Студентлар өчен Җиңү йөреше” коронавирус таралу куркынычы булган шартларда уздырылачак, бу канунга каршы килә дип саный “Зона права” хокук яклау оешмасы. Бу турыда оешманың җитәкчесе Сергей Петряков “Хокукый ярдәм штабы. Коронавирус” дип аталган Telegram-каналда язып чыкты.

19 марттан Татарстанда 20дән артык кеше катнашындагы спорт, күңел ачу һәм халык алдында уза торган чаралар тыела дип искәртә ул. Ләкин 20 мартта республиканың транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы сайтында 30 мартта Студентлар өчен Җиңү йөреше уздыру турында игълан чыккан. Бу йөреш шәһәрнең үзәк урамнарыннан үтәчәк диелә.

“Студентлар өчен Җиңү маршында йөзләрчә кеше катнашачак, коронавирус пандемиясе шартларында бу миллионлы шәһәрдә чикләнмәгән сандагы кешеләрнең тормышы һәм сәламәтлеге өчен куркыныч тудырырга мөмкин” дип белдергән Петряков.

Ул Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйковтан бу чараның канунилыгына карата тикшерү уздыруны, хокук бозулар булган очракта йөрешне булдырмауны һәм гаепле булган вазифаи затларны җавапка тарту мөмкинлеген карауны сорый.

Татарстан хөкүмәте коронавирус инфекциясе таралуына юл куймас өчен чаралар турында карар кабул итте. Аерым алганда, түбәндәгеләр игълан ителде:

  • Егермедән артык кеше катнашында барлык чаралар тыела.
  • Чаралар кичке 10нан иртәнге 6га кадәр узмаска тиеш.
  • Спорт чарасын кичектереп булмаса, оештыручылар аңа тамашачыларны кертмәскә тиеш.
  • Чит илләргә эш сәфәрләре тыела. Чит илдән килүчеләр 14 көнне изоляциядә үткәрергә тиеш.

XS
SM
MD
LG