Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сораштыру: русияләрнең 75% совет вакытын ил тарихында иң яхшы чор дип саный


Русияләрнең 75% совет чорын ил тарихында иң яхшы вакыт дип саный. Сорауштырылган халыкның 18% моның белән килешми. Бу хакта Левада үзәге уздырган сораштыруга нигезләнеп "Ведомости" яза.

Сорашуда катнашучыларның "совет чоры" тотрыклык һәм киләчәккә ышаныч (җавапларның 16%), илдәге яхшы тормыш (15%), балачак, яшьлек, ата-ана, ягъни шәхси тормыш (11%) белән күзаллана. Тәнкыйди бәяләмәләр азрак: дефицит, чиратлар һәм талоннар турында җавап бирүчеләрнең 4%, ә тимер пәрдә, торгынлык, репрессияләр турында бары 1% гына әйткән.

Җавап бирүче русияләрнең 65% СССРның таркалуына кызганыч белдерә, аны булдырмый калу мөмкин иде дип уйлаучылар да шул ук санда. Сорашуда катнашучыларның 26% бу фикер белән килешми. Шул ук вакытта СССР таркалуына үкенүчеләрнең яртысы моны бөек держава хисе югалуы белән бәйләп әйтә. 49% бердәм икътисад системасы югалуга, өчтән бере бер-береңә карата ышаныч бетүгә кызганыч белдерә.

Әмма "Советлар берлеге хәрәкәт иткән юлга кире әйләнеп кайту"га риза булучылар бик аз – бары 28%. Сорауда катнашучыларның 58% илнең "үз махсус юлы" булырга тиеш дигән фикердә, һәр унынчы кеше Русия Европага йөз тотарга тиеш дип саный.

XS
SM
MD
LG