Facebookта "Родительская Солидарность" битендәге мәгълүматка күрә, полиция Алсу Фәйзрахманованың өенә ирен тоткарлаганчы да, аннан соң да еш килә. Беренче тапкыр Ренат Галимовны тоткарлаганчы, ягъни 2017нче елны, аннары 2018 ел башында килгәннәр.
Ире тоткарланганнан соң, Фәйзрахманова Вконтактеда социаль челтәрендә "Жены арестованных мусульман г. Казани" төркеменә кергән. Андагы язуларда "Хизб ут-Тәхрир" сүзе кулланылу сәбәпле, прокуратура аңа кисәтү чыгарган. Шуннан прокуратура Фәйзрахманованың мөселманнарга сайлауга бару тыелу турындагы язуларына һәм "секта" сүзенә игътибар иткән.
Соңрак Фәйзрахманова әлеге язуларны бетерү турында прокуратурага дәлилләр күрсәткән. 2018 елгы сайлау алдыннан аңа полициядән шалтыратып, сайлауга барырга киңәш иткәннәр.
Фәйзрахманова теркәлгән Балтач районындагы адресына шулай ук полиция дистәләрчә тапкыр килгән, ата-аналарыннан аның яшәү урыны, кайчан кайтуы белән кызыксынганнар. Моннан тыш, Фәйзрахманова сүзләренчә, җирле полиция бүлеге башлыгы аның теркәлү урынында түгел, ә Казанда яшәве һәм эшләве сәбәпле, миграция хезмәтендә эш ачу белән янаган.