Accessibility links

Кайнар хәбәр

ФБК: "Кырым күпере" фильмы өчен Маргарита Симоньян һәм аның туганнары 46 миллион сум алган


Маргарита Симоньян һәм Тигран Кеосаян
Маргарита Симоньян һәм Тигран Кеосаян

"Кырым күпере" өчен дәүләт казансыннан акча бәйге уздырмый гына бүленгән. Аның яртысын диярлеген Симоньян һәм Кеосоян гаиләләре алган.

Медиаменджер, Russia Today агентлыгы баш мөхәррире Маргарита Симоньян, аны ире Тигран Кеосаян һәм аларның туганнары "Кырым күпере" фильмын төшереп, 46 миллион акча эшләгән. Акчаның күп өлеше бәйге уздырмый гына Русия бюджетыннан алынган. Бу хакта оппозиция вәкиле Алексей Навальный нигез салган Коррупциягә каршы көрәш фондының яңа хисабында әйтелә.

Фонд хезмәтләре исәпләп чыгаруынча, фильмның гомум бюджеты 154 миллион сум булган. Аның 100 миллионы дәүләт казнасыннан алынган. BBCның урыс телендәге хезмәте ачыклавынча, акча Русия президенты идарәсе җитәкчесе Алексей Громов соравы белән күчерелгән. Моңа кадәр Кино фонды финанслау турындагы гаризаны кире каккан булган.

Тагын 54 миллион сумы, Навальный мәгълүматынча, бизнесмен Аркадий Ротенберг оешмаларыннан алынган. Аның ширкәтләре Кырым күперен төзеде.

ФБК мәгълүматларына караганда, фильмның гомум бюджетынан 30 процентын Симоньян, Кеосаян һәм аларның гаиләләре алган.

  • Маргарита Симоньян — 9,1 миллион сум (сценарий авторы)
  • Тигран Кеосаян — 13,9 миллион сум (режиссер)
  • Александра Кеосаян, Тигранның беренче хатыныннан туган кызы — 4 миллион сум (режиссера ярдәмчесе)
  • Давид Кеосаян, Тигранның абыйсы — 8 миллион сум (баш продюсер)
  • Лаура Кеосаян, Давидның кызы - 755 мең сум (актриса)
  • Эдмонд Кеосаян, Давидның улы — 4 миллион сум (продюсер)
  • Эдмонд Кеосаянның хатыны — 6,1 миллион сум (башкарма продюсер)
  • Алена Хмельницкая, Тигран Кеосаянның беренче хатыны — 184 мең сум (актриса)

Шул ук вакытта фильмда катнашучы башка актерлар барлыгы 10 миллион сум гына акча алган ди Навальный. Баш рольләрдә уйнаучы Екатерина Шпица һәм Алексей Демидовка 1,8 һәм 1,3 миллион сум бирелгән. Юрий Стоянов — 628 мең, Сергей Никоненко 881 мең сум алган.

"Гонорарлар буларак дистәләгән миллион сум алу - караклыкның бер ысулы. Гаилә җепләре белән бәйләнгән берничә кеше күпертелгән смета төзергә, бер-берсенә күбрәк акча түләргә, дәүләт фильм төшерер өчен биргән акчаны үзләренә алырга килешкән", ди Навальный.

"Кырым күпере" фильмы 2018 елда прокатка чыкты. Кинопоиск порталы мәгълүматларына караганда, кинотеатрларда ул 70 миллион сум акча җыйган. Әлеге порталда аның рейтингы 2,7 дип бәяләнә. Фильмны шулай ук кино белгечләре дә тәнкыйтьләп чыкты.

XS
SM
MD
LG