Accessibility links

Кайнар хәбәр

Dow Jones индексы 1933 елдан бирле рекордлы үсеш күрсәткән


Дөнья биржалары АКШ хөкүмәтенең икътисадка 2 триллион доллар күләмендә ярдәм бүлүен көтә.

Американың Dow Jones сәнәгать индексы 24 мартта сатулар вакытында кискен үсеш күрсәткән. Мондый үсеш 1933 елдан бирле күзәтелмәгән.
Индекс 11 проценттан да күбрәккә үскән. Американың башка индекслары да уңай күрсәткеч белән ябылган. S&P 500 индексы 9,38 процентка, Nasdaq 8 процентка арткан.

Аннан алда АКШ хөкүмәтенең коронавирус эпидемиясе зыянын йомшарту өчен чаралар күрергә җыенуы билгеле булган иде. Reuters язганча, “икътисадны коткару өчен” АКШ 2 триллион доллар бүлеп бирергә мөмкин. Шушы ярдәмнең көтелүе дөнья биржалары күрсәткечләре үсүенә китерә.
24 мартта Европа һәм Азия биржалары да уңай күрсәткечләр белән ябылган. Азия-Тын океан төбәге фонд базарларында да бүгенге сатулар башланганда төп индексларның үсеше күзәтелгән.

ICE Лондон биржасында Brent маркалы нефтьнең бәясе 3 процентка арткан. WTI нефте 5,8 процентка кыйммәтләнгән.

6 мартта Русия һәм ОПЕК+ оешмасы килешә алмау сәбәпле нефть бәяләре кискен арзанайган иде. Шул көнннәрдән бирле дөнья биржаларында индекслар гел түбәнәеп килде.

XS
SM
MD
LG