Accessibility links

Кайнар хәбәр

Яшүсмерләрне башкорт теленә өйрәтүче роликлар дөнья күрде


Башкорт телен саклау һәм үстерү фонды телне өйрәнүчеләргә ярдәмгә ун видеоролик төшергән. Аларны интернетта карап була.

Башкортстанның Башкорт телен саклау һәм үстерү фонды телне өйрәнүчеләр өчен “Башкорт теле: яңа караш” дип аталган видеороликлар циклын әзерләгән. Алар Башкорт дәүләт педагогия университеты ярдәмендә эшләнгән. Проект Башкортстан җитәкчесенең республика халыклары телләрен саклау һәм үстерү максатыннан бүленгән грант акчасына тормышка ашырыла дип хәбәр итә Башинформ.

Фонд директоры һәм проект кураторы Гөлназ Йосыпова әйткәнчә, роликлар һәр сишәмбе көнне интернетка, социаль челтәрләргә куеп барылачак. Алар телне яңа өйрәнә башлаучыларга да, белемнәрен ныгытырга ниятләүчеләргә дә файдалы булыр дип саный авторлар.

Роликларның яңа бәйләме күбрәк яшүсмерләргә кызык булыр дип көтелә.
“Үсмерләр – иң катлаулы аудитория дип саныйм, аларга телне әйбәт белүдән тыш, аны сакларга кирәклеген аңлату авыр. Әгәр бала чакта бу җаваплылык өлкәннәр иңендә ятса, үсмерләр исә үз дөньясында яши. Шәһәр үсмерләре дөньясында башкорт теле кирәкле, республикабыз башлыгы әйткәнчә, модада булсын иде” дигән проект авторы Зөһрә Буракаева.

Сюжетларда Уфада яшәүче дүрт үсмер тормышыннан вакыйгалар сурәтләнә. Алар рәссам, фотограф, композиторлар белән очраша, рок-төркем җитәкчесе белән җыр яздыра, яшьләр театры актеры ярдәмендә аваздаш сүзләрне истә калдырырга өйрәнә. Сюжетта яңгыраучы җырны танылган “Бүреләр” башкорт рок-төркеме җитәкчесе Илшат Абдуллин һәм җырчы Диләрә Иделбаева башкарган.

XS
SM
MD
LG