Accessibility links

Кайнар хәбәр

WTO: Быелгы икътисади кризис 2008 елдагыдан куркынычрак булачак


Икътисады үсеп кенә килүче илләр дөньяда коронавирус пандемиясе китереп чыгарган кризистан аеруча зур зыян күрә.

Дөньяда коронавирус пандемиясе сәбәпле килеп туган икътисади кризис 2008 елда булган финанс кризистан да көчлерәк булачак, дип белдерде Дөнья сәүдә оешмасы (WTO) җитәкчесе Роберто Азеведо.

“Бу пандемия, шиксез, икътисадка, сәүдәгә, һәм шуңа бәйле рәвештә, эш урыннары һәм кешеләрнең тормыш муллыгына бик нык йогынты ясаячак. Соңгы фаразлар күрсәткәнчә, икътисад үсеше акрынаячак, эш урыннары азаячак. Болар 12 ел элек китереп суккан дөнья финанс кризисы вакытындагыдан да көчлерәк булыр”, ди Азеведо.

Элегрәк халыкара валюта фонды башлыгы (МВФ) Кристалина Георгиева да бу ике кризисны чагыштырды. Быел дөнья икътисадын 2008-2009 еллардагы кебек үк тирән рецессия көтә, диде ул. Эксперт сүзләренчә, икътисады үсеп кенә килүче илләр аеруча зур зыян күрә, чөнки алардан капиталның китүе рекордлы 83 миллиард долларга җитә.

фикерләр

XS
SM
MD
LG