Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада 1920нче елларда Тукай исемендәге мәктәп урнашкан бина сүтеләчәк


Уфада 1920нче елларда Габдулла Тукай исемендәге мәктәп урнашкан бина, ак төскә буялганы
Уфада 1920нче елларда Габдулла Тукай исемендәге мәктәп урнашкан бина, ак төскә буялганы

Уфада тарихи биналарны саклау өчен көрәшүче активистлар сүтелергә тиешле йортлардан торган урамны Казандагы Иске татар бистәсе үрнәгендә тарихи квартал итеп калдыру яклы.

Уфаның Тукай урамындагы Беренче Җәмигъ мәчете һәм Зәйнулла Рәсүлев урамы арасында урнашкан тарихи биналар сүтеләчәк. Бу турыда документ Уфа шәһәр идарәсе сайтында дөнья күрде. Исемлектән күренгәнчә, 54, 54/1, 54/2, 54/3 и 54/4 санлы йортлар җир белән тигезләнәчәк. Бу йортларда яшәүчеләргә башка торак бирелә.

Сүтеләсе йортлар арасында танылган татар шәхесләре белән бәйле бина да бар, ул Тукай урамындагы 54нче йорт. Узган гасыр башында бу бинада Габдулла Тукай исемен йөртүче татар-башкорт мәктәбе эшләгән. Бу турыда Азатлыкка “Архзащита” оешмасы активисты, юрист, Башкортстан кеше хокуклары шурасы әгъзасы Эльза Мәүлимшина сөйләде. Мәктәп хакында мәгълүматны ул “Акчуриннар” китабында очраткан. Китапта язылганча, 1920 елда атаклы татар фабриканты Тимербулат Акчуринның кызы, Мәрьям Акчуринаның сеңлесе Гайшә Акчурина Ленинградтан апасы янына Уфага кайта. Монда ул Уфа балалар йортында һәм Габдулла Тукай исемендәге мәктәптә педагог-җитәкче булып эшли.

Сүтеләсе йортлар урынында киләчәктә нәрсә төзеләчәге әлегә билгеле түгел.

Данлыклы татар җәмәгать эшлеклесе, меценат Мәрьям Солтанованың да Уфада сакланып калган ике йорты сатуга куелды. Хәзергә алар торак йорт булып хезмәт итә. Ләкин шәһәр хакимияте үзенең карары белән бу йортны “муниципаль ихтыяҗлар өчен” алырга дип карар кылды.

Эльза Мәүлимшина бу бинаның шактый яхшы хәлдә булуын әйтә. “Бәлки аны саклап калып булыр иде. Җитмәсә, бу йортлар иске Уфаның соңгы аутентик кварталы. Аны Казандагы Иске татар бистәсе үрнәгендә торгызырга мөмкин булыр иде” дип сөйләде Азатлыкка активист.

Уфада активистлар тарихи биналарны саклау турында хакимиятләргә әледән-әле хатлар яза, пикетлар оештыра. Күптән түгел активистлар прокуратурага гариза язып, мэриянең Мәдәни мирас объектлары турында федераль канунны үтәүдә ваемсызлык күрсәтүен тикшерергә сорады. “Уфа идарәсе мәдәни мирас объектларын саклауда үз вазифаларын үтәми генә түгел, аларның тиз арада юкка чыгуына шартлар да тудыра” дип белдерде активистлар. Бу гаепләүләргә шәһәр идарәсеннән рәсми җавап бирелмәде.

XS
SM
MD
LG