Accessibility links

Кайнар хәбәр

Радий Хәбиров бөтен түрәләргә коронавируска тест ясатырга кушты


Радий Хәбиров хөкүмәт әгъзалары белән
Радий Хәбиров хөкүмәт әгъзалары белән

Башкортстан җитәкчесе 26 мартта үзе дә вируска тикшереләчәк. Моннан тыш, Уфада 65 яшьтән өлкәнрәкләргә карантин кертелә.

Башкортстан җитәкчесе Радий Хәбиров дәүләт хезмәтендә җитәкче урыннардагы кешеләргә коронавирустан тикшерү узарга кушты. Ул моны хакимият вәкилләренең кешеләр белән аралашырга тиешлеге белән аңлатты. Хәбиров үзе дә 26 мартта текст тапшырачагын әйтте.

“Сез моны үзегез өчен түгел, ә инфекцияне таратмас өчен эшлисез” диде Хәбиров. Аның сүзләрен Башинформ китерә.

Республиканың сәламәтлек саклау министры Максим Забелин белдергәнчә, сәламәт кешеләрне тикшерү өчен тестлар әлегә җитми. Булган тестлар чит илдән кайткан кешеләрне тикшерүгә тотыла. Яңалары киләсе дүшәмбедә генә булачак.

“Ләкин хөкүмәт әгъзалары өчен тестлар бар. Бүген һәрберсенә текст ясарбыз” диде Забелин.

26 мартта узган хөкүмәт киңәшмәсендә шулай ук Уфада 65 яшьтән өлкәнрәкләр өчен карантин кертелүе дә әйтелде. Хәбиров карантинның шартларын билгеләргә кушты. Аның сүзләренчә, документта олы яшьтәгеләрне карантинда булуның кирәклегенә ышандыра торган чаралар, олыларга ярдәм ничек күрсәтеләчәге, тыңламаган очракта нинди җаваплылыкка тартылачаклары күрсәтелгән булырга тиеш. “Шуны аңлату мөһим: без карантинны бары аларның иминлеге өчен кертәбез, чөнки алар өчен авырудан зыян күрү куркынычы зур” дигән Башкортстан җитәкчесе.

Хәбиров белдергәнчә, 65 яшьтән өлкәннәр өчен карантин бөтен республика күләмендә дә кертелергә мөмкин. Башкортстанда андыйлар якынча 545 мең кеше.

XS
SM
MD
LG