Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә коронавирус карантинын бозучыларга җәза кертелә


Михаил Мишустин
Михаил Мишустин

Кагыйдәләрне үтәмәгән өчен 2 миллион сумга кадәр штраф яки җиде елга кадәр төрмә җәзасы бирергә мөмкиннәр.

Русия хөкүмәте коронавирус белән бәйле кагыйдәләрне бозучыларга карата җәза чараларын катгыйлата. Бу турыда үзгәрешләр административ хокук бозулар турында кодекска язып куелчак.

Русия премьер-министры Михаил Мишустин коронавируска каршы көрәш чараларының кирәклеге “бу вазгыятькә җаваплы караучы һәркемгә көн кебек ачык” дип белдерде. Мишустин фикеренчә, русияләрнең күпчелеге моны аңлый. “Ләкин, кызганычка каршы, кайберәүләр моңа бик җиңел карый, алар башкалар иминлегенә генә түгел, үз сәламәтлегенә дә җавапсыз карашта” дип аңлаткан Мишустин министрлар кабинеты утырышында.

25 мартта Русия дәүләт думасына карантин кагыйдәләрен бозучыларга карата җәзаны арттыру турында канун өлгесе кертелде. Кагыйдәләрне бозу нинди шартларда булуы һәм нинди нәтиҗәләргә китерүенә бәйле рәвештә, физик һәм юридик затларга моның өчен ярты миллион сумнан алып ике миллион сумга кадәр штраф, һөнәре белән шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм итү яки җиде елга кадәр төрмә яный.

26 март иртәсенә Русиянең 56 төбәгендә коронавирус йоктыруның барлыгы 840 очрагы теркәлгән. Татарстанда вирус ачыкланган 10 кеше бар.

XS
SM
MD
LG