Татар иҗтимагый үзәге рәисе Фәрит Зәкиев полициядән чакыру алган. Анда аңа 26 мартта Казанның Япеева полиция бүлегенә килергә кушылган. Милли активистка карата урам чарасы уздыру кагыйдәләрен бозу турында беркетмә тутырырга җыеналар. Бу турыда Фәрит Зәкиев Idel.Реалиигә сөйләгән.
ТИҮ рәисе аңлатканча, сүз 2019 елның 6 ноябрендә Казанның Ленин бакчасында узган Татарстан Конституциясе кабул ителүгә 27 ел тулуга багышланган митинг турында бара. Катнашучыларның берсе тоткан язу шәһәр башкарма комитеты вәкиленә ошамаган.
“Безнең митингта ниндидер бер плакат бар иде, Казан шәһәр идарәсе вәкиле аны ошатмады. Ләкин без ул язуны әйткәч үк алып куйдык”, дип сөйләде Зәкиев. “Катнашучыларның берсе Русиядә тыелган “Хизб үт-Тәхрир” оешмасы белән бәйләнештә гаепләп утыртылган кешенең сурәтен тоткан иде, Казан шәһәр идарәсе вәкиле ул рәсемне алып куярга кушты, чөнки ул митинг темасына туры килми иде”, диде ул.
Фәрит Зәкиев плакатта нәрсә булганын төгәл хәтерләмәвен әйтә. Полициягә чакыруларын ул “башбаштаклык” дип бәяли.
ТИҮ рәисен шушы ук акция өчен гыйнварда полициягә чакырганнар. Ул анда барудан баш тартты.
2019 елның 6 ноябрендә Татарстан Конституциясенә багышланган урам чарасында 70 кә якын кеше катнашты.
Чарада “Татар теле өчен көрәш — татар дәүләтчелеге өчен көрәш”, “1990 елгы декларация нигезендә кабул ителгән 1992 елгы Конституцияне кире кайтарырга!”, “Татарстанда барлык түрәләр, дәүләт оешмалары хезмәткәрләре татар телен белергә тиеш. Татарстан Конституциясенең 8нче маддәсенең үтәлешен таләп итәбез”, дигән шигарләр күтәрелде.
13 мартта Татарстан Югары мәхкәмәсе ТИҮнең митинглар уздыру өчен урыннарны килештермәвенә каршы Казан хакимиятенә карата биргән шикаятен канәгатьләндергән иде.